Пәйгамбәребез с.г.в. беркайчан да файдасыз эш эшләргә өндәмәгән. Финик җимеше аның күпсанлы хәдисләрендә телгә алына. Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан.
“Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән - су эчеп. Чөнки бу – чистарыну” (Әбү Дәүд). Шуңа да Рамазан ае буена бөтен дөнья мөселманнары өстәлендә очрый торган җимеш ул.
“Аджвах сортлы финик – Җәннәт җимеше” дигән сүзләре дә бар (Тирмизи). “Финик җимеше булмаган йортта кешеләр ач кешеләр кебек” (Мөслим). Бу хәдистә аның финикларны төп ризыклар рәтенә куеп каравы чагыла;
Пәйгамбәр с.г.в. үзенең сәхәбәләрен, бу татлы җимеш сихердән саклану чарасы, - дип тә өйрәткән;
Бүгенге көндә финикларның 380 төре билгеле.
Пәйгамбәребез с.г.в. “Ашва” дигән кара төстәге финикларны яраткан. Ул бары тик Мәдинә каласында гына үсә. Аны үз куллары белән утыртканы мәгълүм. Бу төр финикны көнгә 7 не ашасаң күз тию һәм сихердән сакланырсың, дигән хәдис бар.
Файдасы:
Финик җимешендәге күп күләмдәге калий йөрәкне ныгыта һәм кан тамырларын чистарта. Бу җимеш бавырга токсиннардан чистарынырга ярдәм итә, шуның белән цирроз авыруы барлыкка килү куркынычын киметә. А витаминына да бик бай ул. Организмда күз тышчасын кояш нурларыннан саклаучы матдә булдыра. Хөрмә җимеше ашказанын чистарту үзлегенә ия. Аларда ризыкны эшкәртергә ярдәм итүче үзенчәлекле селтеләр бар.
Кайвакытта табиблар ашкайнату системасы авырулары һәм хәтта ашказаны яман шешен кисәтү өчен аны кулланырга киңәш итә. Ышануы авыр, әмма бу чынлыкта да шулай.
Финик — авыртуны басучы җимеш. Ул антибактериаль эффектка ия, шуның белән ул инфекцияләрнең активлыгын киметә, нәтиҗәдә авырту да басыла.