Рамазанда тәүбә-истигъфар кылу
Бәрәкәтле айның соңгы көннәрендә аеруча ихласлык һәм Аллаһу Тәгаләдән бөтен гөнаһларны гафу итүен үтенеп, гөнаһларыбыз өчен тирән үкенеп тәүбә-истигъфар догаларын көндезен дә, кичен дә кат-кат укырга тиешле. Шәрәфле айда кылынган тәүбәләр гамәл дәфтәребезгә олы әҗер-саваплар булып язылыр, гөнаһларыбыз иншәә Аллааһ гафу ителеп, хәтта савапларга әйләнер.
Иртәле-кичле
“Әстагъфируллааһә үә әтүүбү Иләйһи” (Иртән кояш чыкканчы, кич кояш баеганчы 100әр тапкыр әйтелә).
Әстагъфируллааһә – Аллаһның гафу итүен сорыйм; үә әтүүбү- тәүбә кылам; Иләйһи – Аның алдында.
Бу истигъфарны Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәрвакыт кылырга өйрәтте.
Бөек истигъфар
“Әллааһүммә! Әнтә – Рабби! Ләә иләәһә илләә Әнтә! Халәктәнии вә әнә гәбдүкә; вә әнә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагтү, әгүүҙү бикә мин шәрри мәә санәгтү; әбүү-ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә үә әбүү – ү биҙәнбии; фәгъфирлии; фә-иннәәһүү ләә йәгъфируҙҙунүүбә илләә Әнтә”.
Мәгънәви тәрҗемәсе: “Әй Аллаһым! Син минем Раббымсың! Синнән башка гыйбәдәт кылырга лаеклы Зат юк. Син мине яралттың – юктан бар кылдың. Мин - Синең колыңмын. Көчем җиткән чаклы Сиңа Әл-мисакта биргән гәһедемдә һәм вәгъдәмдә торырга тырышамын. Кылган гөнаһларымның зыяныннан Сиңа сыенамын. Миңа биргән бөтен нигъмәтләреңне таныймын, шөкер итәмен; кылган бөтен гөнаһларымны таныймын, үкенәмен. Барча гөнаһларымны гафу ит! Чынлыкта Синнән башка гөнаһларны Гафу итүче Зат юк”.
Бу бөек тәүбә-истигъфар догасын көндезен дә, төнлә дә ихласлык белән өчәр кат укырга мөмкин.
“Тәүбә догасы” үрнәге
Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббиль- гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рабби! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Әрхәмәр-Раахимиин!
Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһу Сүбхәәнәһү вә Тәгалә! Мин Синең бәндәңмен һәм колыңмын! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм. Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббиль-гәәләмиин.
Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаеклысың. Мүхәммәд саллләллааһу гәләйһи вәсәлләм Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең. “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ” (3 тапкыр).
Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда тәүбә кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакьларга, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым.
Әй гөнаһларны гафу итүче Аллааһ! Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә: “Кем үзенең гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгаләне Гафу итүче итеп табар”, — дигәнсең. Мин Үземнең бөтен начар уйларым һәм эшләрем, кылган гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып яшәргә насыйп ит. Калган гомеремдә тормыш иптәшем, балаларым …… белән Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. Ике дөнья бәхет-сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәрәкәт ишекләреңне ач.
Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Илебезгә һәм бөтен Җир шарында сугышлар бетеп, тынычлык урнаштыр. Сөекле рәсүлебез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләрен ач. Әәмиин!
Әстагъфируллааһәлләҙии ләә иләәһә илләә Һүвәл-Хәййүль- Каййүүмү вә әтүүбү Иләйһи (3 тапкыр).
Әлхәмдүлиләәһи Раббиль- гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.