Рамазанның соңгы көннәре җитте. Тагын алты көн уразабыз калды. Минутлары елга тиң булган бу кадерле вакытыбызны тәүбәләр кылырга, догалар белән Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә, зикерләребезне арттырырга, Коръәнне күбрәк укырга, изгелекләрне күбәйтергә һәм башка шундый әҗер-саваплы гамәлләрне арттырырга кирәк. Бөек Раббыбыздан ахирәтебез һәм дөньябыз өчен бөтен кирәкле нәрсәләрне сорап күп догалар кылу, Аңа ихласлык һәм түбәнчелек белән буйсынып гыйбадәт кылу тиешле. Түбәндә ахирәтебез өчен бик кирәкле булган һәм догаларга кушарга тиешле булган нәрсәләрне искә төшерәбез. Бөек Раббыбыздан шуларны сорап үтенегез:
- үлгәнче һәм үлгәннән соң да садака җәриягез булуын;
* тәкъва дусны;
* догаларыгызның кабул булуын;
* каберегездә яктылыкны;
* Сират күпереннән яшен кебек узуны;
* Җәннәтнең иң югары дәрәҗәсен — Фирдәвес Әль-Әгъләне;
* яман эшләрегезне яхшылыкка алмаштыруын;
* чын күңелдән тәүбә итүен;
* сезне гөнаһка түзә алмаган һәм тәүбә иткәндә генә тынычлык таба торган шелтәле җан белән бүләкләүен;
* сезне төзәтүне һәм шәһвәттән һәм тыңламаучанлыктан ераклаштыруын;
* бу тормышта да, соңгы тормышта да хакыйкатьтә ныклык бирүен;
* сезне тәкъва, сабыр кешеләр арасыннан кылуын һәм Аллаһның сездән разый булуын;
* сезне дога кылучылар арасыннан кылыпАллаһ Үзенең тәкъва колларын төзәткән шикелле сезне дә төзәтүен;
* сезне әти-әниегезгә карата итәгатьле, ярдәмчел итүен;
* сезне зәкят түләүчеләрдән кылуын;
* Аллаһка мөрәҗәгать итүдән һәм Аңа буйсынудан ләззәт алып, иманның тәмен тоюны бирүен;
* сезне Аллаһны күп искә алучы тел бирүен;
* Гомрә, хаҗ кылу мөмкинлеген бүләк итүен;
* сезне Аңардан башка күләгә булмаган көнне Үз күләгәсендә яшерүен;
* сезне Пәйгамбәребезнең (с.г.с. )шәфәгате белән бүләкләвен һәм аның чишмәсеннән эчертүен;
* сезгә Үзенең мәрхәмәтен һәм юмартлыгын бүләк итүен;
* сезгә динне аңлау һәм белем ишекләрен ачуын;
* Аның Китабын ятлауда, Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәтенә иярүдә һәм Аллаһның диненә хезмәт итүдә ярдәм итүен;
* Аллаһ сездән канәгать булган хәлдә бу тормыштан алып китүен һәм гамьсезлектә үлүдән саклавын;
* сезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны ут газапларыннан азат итүен;
* сезне Аллаһ бер чыгарган кыенлыкларга кире кайтармавын;
* курку һәм кайгыларда ярдәм итүен;
* Аллаһу Тәгаләнең сезне яратуын, Үзенә якынайтучы юл күрсәтүен;
* сезне фетнәләр белән сынамавын;
* үлгәннән соң сезгә яхшы сүз һәм яхшы истәлек бүләк итүен;
* үлемегездән соң сезнең өчен дога кылучыларны бирүен;
* сезнең киләчәгегез күз алдыгызга китерә алганнан яхшырак булуын;
* сезнең холкыгызны, кешеләр белән мөгаләмәгезне яхшыртуын һәм ниятегезне дөресләвен;
*сәламәтлек һәм иминлектә яшәүне, яраткан эш белән шөгыльләнүне; сез көткән һәм көтмәгән нигъмәтләрне, даими изгелек кылуны, *Коръәнне ятлаучы тәкъва нәсел һәм күңелегезгә мохтаҗ булган бар нәрсәләрне дә бүләк итүен;
*сезгә Пәйгамбәребезне (с.г.с.) күрергә мөмкинлек бирүен.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото: intertat.tatar