Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
28 февраль , 20:35

Уразада ничек дөрес итеп тукланырга? – табиб киңәше

Ифтарда һәм сәхәрдә дөрес туклану турында белгеч киңәшен тәкъдим итәбез.    

Уразада ничек дөрес итеп тукланырга? – табиб киңәше
Уразада ничек дөрес итеп тукланырга? – табиб киңәше

Ураза тоту ашкайнату системасы, эчәклек һәм гомумән бөтен организмга нинди йогынты ясый? Бу һәм башка сорауларга Республика клиник хастаханәсе табибы, гастроэнтеролог Алинә Хәсәншина җавап бирде.

Изге Рамазан аенда ураза тоту һәр мөселманга фарыз гамәл. Ураза тотып, рухыбызны сәламәтләндерәбез. Моннан тыш, организмыбызга зыян салмыйча, уразаны җиңел уздыру өчен без дөрес итеп тукланырга һәм ашауга кагылышлы искәрмәләргә игътибар итәргә тиешбез.

Рамазан аенда дөрес итеп туклану кагыйдәләрен искә алып, уразаны җиңелрәк уздырырга тырышырга кирәк. Уразада бары тик ике тапкыр ризык кабул итү каралган. Беренчесе – таң вакытында сәхәр ашау, икенчесе – кояш баегач авыз ачу, ягъни ифтар. Сәхәр вакытыннан ифтарга кадәр бернинди ризык, су капмыйча кеше ач йөрергә тиеш. Монда көн буена җитәрлек энергия һәм көч туплансын өчен иң мөһиме – ифтарда да, сәхәрдә дә дөрес итеп туклану. Рациондагы кайбер ризыкларны кабул иткәндә игътибарлы булырга киңәш итәм.  

Ифтар – җиңелчә аш кабул итү вакыты. Җиңелчә, һәм шул ук вакытта көн дәвамында ач торганнан соң, ашказанын ризык кабул итүгә әзерли торган «юл» булырга тиеш.

Иң беренче чиратта ифтарда «баскычлап» ашау мөһим. Ул нидән гыйбарәт соң? Авыз ачканда бүлмә температурасында булган су белән башлап җибәрергә кирәк. Берничә хөрмә җимеше кибып җибәрергә була – болай эшләгәндә ашкайнату системасы уянып китә, ә баш мие, шикәр кабул иткәч, җанланып китә. 10-15 минутан, (намаз укыганнан соң), төп ашауга да керешергә мөмкин. Ул майсыз ит кайнаган шулпа, йә булмаса шулпада төелеп ясалган яшелчә боламыгы (пюре). Шулпа ашказаны асты бизенең ферментлар эшләп чыгаруын көйли, ризык кабул итүгә әзерли. Икенче ризык итеп ботка, ит, балыктан булырга мөмкин. Яшелчә, җиләк-җимешләрне дә истә тотыгыз. Майонезсыз, сыек май белән ясалган салат, мәсәлән. Десертка килгәндә, кара чәй урынына яшелен сайларга мөмкин.

Сәхәр ашауның законы нинди? Ул көн дәвамында энергия бирә торган ризыклар җыелмасыннан булырга тиеш. Алар – аксым һәм озак үзләштерелә торган углеводлар: эремчек, йомырка, майсыз һәм парда томалап пешерелгән ит, кәтлитләр, бөртекле культуралардан әзерләнгән боткалар, эчемлекләргә килгәндә – җиләк-җимештән ясалган морс, компот, гади су.

Каты чәй һәм каһвәдән баш тартырга кирәк, чөнки алар сусауны көчәйтә, организмда булган суны тиз чыгара. Хәтта организмга тискәре йогынты ясап, сусызландыру китереп чыгарырга да мөмкин. Сусау – табигый хәл, ә менә сусызлану – электролитлар алмашуын бозып, киеренкелеккә китерә. Шуңа күрә дә ураза тотучыларга су балансын истә тотарга, көн буена җитәргә тиеш булган суны ифтар белән сәхәр арасында эчәргә криәк. Ул һәркемнең авырлыгына карап билгеләнә.

Нинди ризыклардан баш тартырга? Артык тозлы булган, маринадланган, консерваланган, ысланган, тәмләткечләр һәм буяулар кушылган – натураль булмаган ризыкларны рационнан алырга киңәш ителә. Газлы һәм баллы эчемлекләрне дә эчмәскә кирәк – алар сусау барлыкка китерә. Тиз үзләштерелә торган кондитер эшләнмәләре, камыр ризыклары, майда кыздырылган әйберләрдән баш тарту уразаны җиңел уздырырга булышачак. 

Әйткәнемчә, ураза тоту – барлык сәламәтмөселман кешеләренә фарыз. Ләкин авырулары булган кешеләргә, чирләре ялкынсыну очрагында, ураза тоту тыела. Һәркем уразаны табиб яки белгеч белән киңәшләшеп, тикшеренүләр һәм анализлар биреп тоткан очракта яхшырак.

Кемнәргә ураза тотарга ярамый? Ашкайнату системасында кискен ялкынсыну булган кешеләргә ураза тоту киңәш ителми. Монда үңәч, ашказаны, уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе ялкынсыну очраклары керә. Шулай ук үттә ташлар булып, өянәкләр кабатланган очракта, эчәклектә җәрәхәтләр, эчәклекнең ялкынсыну авырулары, онкология, йөрәк кан тамырлары, инсульт, инфаркт, кан басымы авыруы, беренче һәм икенче тип шикәр авыруы – алар булганда кеше көненә билгеле бер вакытта дарулар кабул итәргә тиеш, табиб биргән үтәмәләрне истә тотарга кирәк.

Хроник авырулар кискенләшмәгән вакытта уразаны тотарга мөмкин.

Автор: Таңчулпан.

Чыганак: «Идел».

Уразада ничек дөрес итеп тукланырга? – табиб киңәше
Уразада ничек дөрес итеп тукланырга? – табиб киңәше
Автор:
Читайте нас