“Ык буе ифтары” – бердәмлек һәм рухи мирас бәйрәме.
25 февральдә Туймазы районында "Бабай утары" тарихи-этнографик музей комплексы территориясендә традицион "Ифтар берләштергән йөрәкләр" төбәкара ифтары узды.
Бу мөһим вакыйга дин әһелләрен, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, шулай ук яшьләрне һәм балаларны җыйды. Чараны "Бөтенрусия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы рәисе, күп еллар безне үз халкына хезмәт итәргә рухландыручы эшкуар һәм меценат Фәнир Галимов үткәрде.
Быел ифтарда Казаннан, Уфадан, Туймазыдан һәм Октябрьскийдан хөрмәтле кунаклар катнашты.
Самара һәм Оренбург өлкәләре вәкилләре, Татарстан һәм Башкортстанның күп районнары: Актаныш, Азнакай, Баулы, Мөслим, Октябрьский, Бәләбәй, Ярмәкәй, Шаран һәм башкалар., Халыкара элемтәләрне ныгытып, бу мөһим чараның бер өлеше булган Төркия һәм Кытай вәкилләре булды анда.
Илһамландыргыч чыгышлар булды.
Данис Шакиров Милли Шура рәисе исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Үз чыгышында ул татар авылларының бүгенге үсешендә бердәмлекнең әһәмиятен билгеләп үтте, милли үзаңны саклау, яшь буынны тәрбияләү һәм авылларның социаль-мәдәни тормышын активлаштыру юнәлешендә алып барылган эшләр турында әйтеп узды.
Чара кунакларына Кандра авылы музыка мәктәбе укучыларының "Энҗеләр" үрнәкле ансамбле - ак калфаклы, чигүле кәләпүшле егетләренең мөнәҗәтләр әйтүе ифрат ошады. Ансамбль җитәкчесе Алия Закирова балалар күңеленә рухи мирас кыйммәтләрен шулай оста күчерә. Укучыларның чыгышлары кунаклар өчен зур бүләк булды. Укучылар әсәрләрне югары дәрәҗәдә оста башкардылар.
Бу зур бәйрәм 5 сәгать дәвам итте һәм илһам бирүче мөһим вакыйгага әверелде.
Гөлнара Хәбибуллина фотолары.