Йәә, Аллааһ! Безгә Рамазан аенда көндез ураза тотуны, төннәрен гыйбадәттә үткәрүне һәм ихласлык белән Коръән укуны насыйп ит.
Йәә, Аллааһ! Безне бу айда Сиңа чын күңелдән буйсынучылардан, сабырлык күрсәтүчеләрдән, күп истигъфар кылучылардан ит, җаннарыбызны җәһәннәм утыннан азат кыл.
Йәә, Аллааһ! Безгә Рамазанда Сиңа итагать кылуны җиңеләйт, һәр төрле хәерле, файдалы эшләрне насыйп ит. Бу изге ай сәбәпле дәрәҗәләребезне күтәр, гөнаһларыбызны гафу ит.
Йәә, Аллааһ! Безне Кыямәт көнендә Раййян капкасыннан керәчәк ураза тотучылар сафына яз.
Йәә, Аллааһ! Безгә бу айда безгә, ата-аналарыбызга, балаларыбызга, барлык якыннарыбызга Сиңа күркәм рәвештә гыйбадәт кылуны насыйп ит.
Йәә, Аллааһ! Рамазан аенда Коръәнне күп укырга, аның хакын үтәргә ярдәм ит. Изге гамәлләребезне арттыр, хәрам эшләрдән ерак тот.
Йәә, Аллааһ! Безгә һәрбер гыйбадәтне Син разый булырлык итеп үтәргә насыйп ит! Бу мөкатдәс айда безне уңышка ирешүчеләрдән кыл.