Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
25 февраль , 10:09

Мәчеткә кем юл сала?

Узган сишәмбе көнне Уфа районының Зубово бистәсендә урнашкан “Раббани” мәчетендә хатын-кызлар өчен зур ифтар мәҗлесе оештырылды.

Мәчеткә кем юл сала?
Мәчеткә кем юл сала?

Аны оештыруда “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре сәбәпче булды. Башкаладан һәм республиканың төрле районнарыннан килгән иманлы хатын-кызларыбыз урындагы мөслимәләр белән берлектә бик нурлы һәм фәһемле мәҗлес үткәрде. Ул мәҗлестә хатын-кызларыбызның динне үстерүдә нинди өлеш кертә алуы хакында файдалы сөйләшү барды.

Ифтарга төрле һөнәр ияләре җыелды. Шагыйрәләр, хакимият вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, укытучылар, сәхнә осталары... Һәммәсе Рамазан ае, динебезнең гүзәллеге хакында тәэсирләнеп сөйләде, алда торган бурычларны билгеләде. Мәҗлестән һәркем нурланып, рухи яктан баеп таралды.

Зубово бистәсендәге “Раббани” мәчетен 2022 елда  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдиме белән төзи башладылар. Аның нигезен салганда Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Төркия, Һиндстан, Татарстан, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре делегацияләре катнашты. Узган елның апрелендә мәчетнең нигезеннән алып түбәсе ябылу, манара куелуга кадәр зур эшләр алты ай буена туктаусыз двәам итте. Илебезнең төрле якларындагы мөселманнар бу эшкә үзенең ярдәм кулын сузды. Күз алдында мәһабәт бина гаҗәеп  могҗиза шикелле пәйда булды. Аны төзүдә төзүчеләр белән беррәттән мәчеткә йөреп гыйлем алучы хатын-кызларыбыз да лаеклы өлешен кертте. Алар һәр көнне төзүчеләргә тәмле ризыклар әзерләде, кулдан килгән ярдәмне күрсәтте.

Ифтар мәзҗлесендә “Раббани” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов быел сентябрь аенда мәчетне тантаналы рәвештә ачарга ниятләүләре турында хәбәр ите.

  • Ифтар – ул гыйбадәт, - диде Мөхәммәт хәзрәт килүче кунакларны сәламләп. – Безнең максатыбыз – берләшү. Ифтардан ашап-эчеп кенә кайтып китү түгел, матур вәгазьләр тыңлау, тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә планнар төзү мөһим. Мәчеткә кешеләрне җәлеп итү өчен бөтен төрле ысулларны файдаланырга һәм хатын-кызларыбызга бу юнәлештә бергәләп тырышырга кирәк. Чөнки динне балаларыбызга, яшь буынга нәнәйләр, аналар җиткерә. Аларның тәрбиясен алган, аларның мәхәббәтендә үскән балалар динебез өчен дә, илебез өчен дә файдалы кешеләр булып җитешә.
  • “Сәхибҗамал” оешмасы быел “Мәчеткә юл” проектын башлап җибәрде. Аның максаты – кешеләрне мөмкин кадәр мәчеткә иртәрәк һәм күбрәк җәлеп итү, яшьләрне, балаларны әдәп, әхлакта тәрбияләү. “Кайбер авылларда мәчетләрнең буш торуы күңелләрне әрнетә, әлбәттә, - диде Динә ханым Морзакаева.

Мәҗлестә  үзешчән композитор Флера Шәрипова үзе язган мөнәҗәтне башкарды, Кушнаренко районыннан килгән кунаклар Роза Якупова, Резеда Сабитованың мөнәҗәтләре дә йөрәкләргә иман нуры өстәде.

Заманында республикада беренче булып Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасын Гөлҗиһан Яхудина оештырды. Халкыбызның милли һәм дини мирасын яшьләргә җиткерү буенча аның җитәкчелегендә зур эшләр башкарылды. Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы ахирәткә күчкәч бу эшне лаеклы рәвештә “Башкортстан” китап нәшриятында кырык елдан артык мөхәррир булып эшләгән  Динә Морзакаева дәвам итте. Оешманың эшен республика районнарында җәелдерү, аларга лаеклы җитәкчеләр билгеләүдә Динә ханымның роле зур булды. Бер үк вакытта ул “Ихлас” мәчете каршында чыгарылып килүче “Ихлас” мәҗмугасын бастыруда да фидакарьлек күрсәтте. Журнал милләтебез әһелләре арасында абруй казанды. Динә Гайнелбаян кызыннан соң оешма эшен җитәкләүне мәгариф министрлыгында эшләп хаклы ялга чыккан Флүсә Назаргулова дәвам итте. Ул да бу хезмәткә үзенең  матур өлешен кертте һәм “Сәхибҗамал” оешмасын тагын бер тәҗрибәле кулга – “Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе Зөһрә Исламовага тапшырды.

Ифтардагы чыгышында Зөһрә Исламова оешмадагы соңгы яңалыкларга тукталды, 22 мартта “Ихлас” мәчетендә үткәреләчәк мөнәҗәтләр конкурсына чакырды.

“Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов сиемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма абыстай Фаткуллинаның вәгазен барсы да тәэсирләнеп тыңлады, күмәкләп догалар кылды.

Бу үзенчәлекле ифтар мәҗлесендә милләтебезнең асыл кызларының җәмгыять тормышында никадәр зур роль уйнавы тагын бер кат ачыкланды. Киләчәктә алар динебезне халыкка җиткерүдә, милләтебез балаларын иманда һәм югары әхлакта тәрбияләүдә лаеклы өлеш кертерләр дигән ышаныч уянды.

Мәчеткә кем юл сала?
Мәчеткә кем юл сала?
Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас