Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
18 февраль , 15:17

Мәчеттән – мәктәп, мәктәптән мәчет төзелә

Бу изге эштә ярдәм итүчеләр булырмы?

Мәчеттән – мәктәп, мәктәптән  мәчет төзелә
Мәчеттән – мәктәп, мәктәптән мәчет төзелә

Бу изге эштә ярдәм итүчеләр булырмы?

Барлык мөселман кардәшләр изге Рамазан аен каршы алырга әзерләнә. Бүген кич кояш баегач башлана ул. Иң изге ай буларак, зур сынаулар гына алып килми, ул һәр мөселман кардәшкә рухи байлык, ураза тоту, хәер-сәдакәләр бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, Ислам диненең көчен арттыруга илтүче яхшы гамәлләрне искә төшерер бәйрәмнәр дә алып килә. Рамазан ае безне үзара тагын да якынайтучы, тирә-якта яшәүчеләргә, изге гамәлләргә игътибар арттыручы ай бит.
Чакмагыш районы Яңа Балак авылында Рамазан аен каршы алырга әзерлек бара. Бирегә ул икеләтә мәгънәле, җаваплы мизгел булып килә. Чөнки хозур табигатьле бу авылда 2023 елда башланган мәчет тергезъ эше дәвам итә һәм шушы көннәрдә анда мәхәллә төзү буенча җыелып сөйләштеләр.  Анда Чакмагыш районы “Әдһәм-Бикә” үзәк мәчетенең имам-хатибы Дилшод Касыймходжаев,  ярдәмче хәзрәтләр, Рәҗәп авылы хакимияте җитәкчесе Фәнүз Сәхибгәрәев, авыл кешеләре катнашты.

Көн кадагында икенче сорау – мәчет төзелешен дәвам итүдә мөһим мәсьәләләр каралды.

Бу мәчет биредә беренче Аллаһ йорты булмас Ин шәә Аллаһ. Яңа Балакта, аксакаллар сөйләвенчә, 20 гасыр башында агач мәчет – Аллаһ йорты барча авыл халкы өчен изге урын булган. Вәзгыять үзгәргәч, аны төп урыныннан ерак илтми, ике башлы мәктәп итеп салганнар. Ул 1968 елга кадәр сигезъеллык мәктәп ролен үти. Анда күрше бәләкәй авыллардан да килеп, йөз утыздан артык бала белем ала. Белем бирү дәрәҗәсе югары була.
Әмма шул вакытта ук җитәкчеләр тарафыннан “перспективасыз” дип табылып, авылга яңа мәктәп төзелми кала. 1968 елда, төрле урыннарга мөрәҗәгать итүләргә карамастан, анда башлангыч сыйныфлар гына калдырылып, барлык укучылар 5 чакрым ераклыктагы Рәҗәп мәктәбенә йөреп укый башлый.
Бу салкын караш авылның бәкәленә суга. Гаиләләре белән күченеп китүчеләр була.

Мәчеттән корылган мәктәп череп, яраксыз хәлгә килгәч, авылда ике башлы кирпеч мәктәп төзелә. Әмма анысы да озак хезмәт итми, монысы инде оптимизация җилләренә дучар була –  бикләнә! Әмма газиз туган җирнең тарту көче аннан читкә китүчеләрне гел үзенә дәшеп тора. Бер көнне Яңа Балак кешеләре шул таралып, юкка чыгып барган мәктәпне мәчет итеп кору эшенә тотына. Бу изге гамәлне оештыручы, барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алган, оештыру эшләрен алып баручы Ирек Харис улы бала вакытта күченеп китәргә мәҗбүр булган Хәлимовлар гаиләсенең бер вәкиле. Ул туганнары һәм авылдашлары белән киңәшләшеп шушы зур һәм җаваплы эшкә алына. Авыл кешеләре, читтә яшәүчеләр изге эшкә актив кушыла. Бу көнгә мәчет төзекләндерү эшләренең 90 проценты төгәлләнгән. Әмма ярдәм беркайчан да артык булмый. Ирек Харис улы туган нигезен яңартып, авылга тагын бер изгелек кылган үрнәкле кеше. Бакалыдан килеп, мәчет төзү эшләренең уртасында кайнаучы иманлы ир-егеткә туган нигезе рух һәм көч өстәп тора. Ходай бу зур эшендә сабырлык, сәламәтлек бирсен, яхшы, киң күңелле кешеләрне күбрәк очратсын.

Туып килүче Рамазан ае күңелләребезне яктыртып, иманыбызны баетып җибәрсен иде.

Кадерле дин кардәшләр, шушы изге айда Яңа Балак авылында яңа сулыш иңеп килгән мәчет корылышына күңелегез җиткән кадәр ярдәм итә алырсыз дип ышанабыз. Бу ярдәмне күрсәтергә теләүчеләр: 8 917 453 03 76 телефоны буенча шалтыратыр. Ходай сезнең изге эшләрегезне хупласын, тәнегезгә сәламәтлек, күңелегезгә иман байлыгы, дөньягызга бәрәкәт өстәсен. Авылларны саклауда  мәчетләрнең роле чиксез зур, алар бүген иман, туган тел бишеге, милләт киләчәген саклаучы изге урын. Бу изге гамәлләрдә үз өлешебезне кертеп, бәндәчелек белән белеп һәм белми кылган гөнаһларыбыздан арындыруны, Ходайның курчалавын сорыйбыз. Хуш киләсең, Рамазан!

Мәчеттән – мәктәп, мәктәптән  мәчет төзелә
Мәчеттән – мәктәп, мәктәптән мәчет төзелә
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас