Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
25 гыйнвар , 13:19

Арттырып сөйләү

Бездә шундый бер чир бар, берәрсе: “Өрде”, -  дисә, икенче берсе аның ул сүзен “төчкерде”, дип аңлый. “Сукты”, – дисәләр, “Кыйнап киткәннәр икән”, -  ди. Әлбәттә, бу мөселманнарга хас нәрсә түгел.

Арттырып сөйләү
Арттырып сөйләү

Бездә шундый бер чир бар, берәрсе: “Өрде”, -  дисә, икенче берсе аның ул сүзен “төчкерде”, дип аңлый. “Сукты”, – дисәләр, “Кыйнап киткәннәр икән”, -  ди. Әлбәттә, бу мөселманнарга хас нәрсә түгел. Мөселман кешесе һәрвакытта да гадел булырга, ничек бар шулай, бары тик дөресен генә сөйләргә тиеш.
Бар нәрсәне – сүзне дә, гамәлне дә гаделлек белән үлчәргә кушыла. Арттырып сөйләргә дә, киметеп сөйләргә дә ярамый. Ничек бар –шулай сөйләү тиешле.

Белмисең икән, сөйләмисең. Мәсәлән, берәрсе авариягә очраса, “Бәрелгән, машинасы беткән”, – диләр. Барып карасаң, бамперына гына зыян килгән була.
Аллаһу Тәгалә безне һәрвакыт гаделлеккә, дөресен сөйләргә чакыра. Беркайчан да, бернәрсәне дә арттырырга да, киметергә дә ярамый. Бу – Ислам диненең төп кагыйдәсе!

Хәзерге тизлек заманында хәбәрләр күз ачып йомганчы тарала. Чынлыкта шулай булганмы-юкмы икәнен белмәсәк тә, сөйлибез.
Бүгенге көндә интернетта, газета һәм телевидениедә  кечкенә әйберне зур итеп күрсәтү гадәте бар. Шуңа да үзең дөресен белмәгән килеш, ишетүең буенча гына сөйләмәвең хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ялганчы булырга һәрбер ишеткән сүзне сөйләп йөрү дә җитә”, – диде.
Ишеткән хәбәрләрне белер-белмәс килеш сөйләсәк, ялганчылардан, арттырып сөйләүчеләрдән булырбыз. Шуңа да хәбәр җиткергәндә яки сөйләгәндә, мөселман кешесе ышанычлы чыганаклардан гына файдаланырга тиеш. Бу кагыйдәгә кагылган тагын бер фикерне онытмыйк: мөселман кешесе имеш-мимешкә, гайбәткә ышанудан сакланырга тиеш. Нинди генә хәбәр килеп ирешсә дә, аның һәрвакытта дәлиле булуы лязем. Мөселман кешесе имеш-мимешкә ышанып, беркайчан да хөкем чыгара алмый. Еш кына кайберәүләр: “Менә бу кардәш шулай-шулай әйтте", - диеп, икенче кешегә җиткерә. Ишетүче моңа ышана һәм бу ике кеше арасында ызгыш-талаш китә.  Барып тикшереп карасаң, сиңа килеп әйтүчеләр сөйләгәнчә түгел, гел башкача килеп чыга. Сөйләүчегә әйтсәң, күз дә йоммый: “Миңа шулай әйттеләр”, -  дип кабатлап тора. “Ватык телефон”...

 Менә шуңа күрә кешегә хөкем чыгарганчы, башта тикшерергә кирәк.
Аллаһу Тәгалә "Хуҗурат" сүрәсенең 6нчы аятьтендә: “Әгәр дә берәр фәсыйк ( гөнаһлы кеше) килеп берәр нәрсә әйтсә, башта белешегез (төпченегез, сорашыгыз) , әгәр дә шулай эшләмәсәгез, фетнә таралыр”, – ди.
                                                  Раил Фәйзрахманов.

Фото: drive2.ru

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас