Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
23 гыйнвар , 11:04

“Крещеный су...”

“Крещеный су”ны мөселман кешесенә кулланырга ярыймы?

“Крещеный су...”
“Крещеный су...”

Редакциягә Краснокама районы Куян авылыннан Фәдүсә Шәрипова шалтыратты һәм шулай мөрәҗәгать итте: “Крещеный су”ны мөселман кешесенә кулланырга ярыймы икән? Җавапны тизрәк язсагыз иде, гәзиттән укыр идем”...

Беренчедән, Фәдүсә ханыма шалтыратуы өчен рәхмәт белдерәбез. Димәк, әбүнәчебез гәзиттә язылганнарны укып бара, динебез белән ихлас кызыксына.

Икенчедән. Гәзитебезне алдыручы дусларыбызга хәбәрләшүнең бу алымын иркенләп файдаланырга тәкъдим итәбез.Чөнки почта хезмәте соңгы вакытта тиешенчә эшли алмый, хат җибәрү мөмкинлеге чикләнде. Ә гәзит алдыручыларның дини мәсьәләләр буенча сораулары аз түгел. Макс каналы буенча да җибәрергә мөмкин.

Җавап. Мөселман кешесе башка диндәгеләрнең йолаларын үти алмый. Без бары тик Коръән Кәримдә һәм сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм сөннәтендә кушылганча гына гамәл кыла алабыз. Безнең өчен шифалы су – зәмзәм суы. Ул кешегә нинди ният белән эчсә, шул файданы бирә. Аның белән дәваланып төрле авырулардан арынырга мөмкин. Моннан тыш Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәте буенча гади суга Коръән аятьләрен укып дәваланырга мөмкин, чөнки ул шифалы суга әйләнә. Мәсәлән, җиде тапкыр “Фатиха” сүрәсен укып эчәргә, тәнгә сөртергә була.Эчкән чакта шифаны Аллаһу Тәгаләдән сорап дога кылырга кирәк, чөнки бөтен авыруларга шифаны Ул гына бирә.

Фатыйма ФАТКУЛЛИНА.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Фото: multiurok.ru

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас