Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 гыйнвар , 15:01

Ураза җитә, җәмәгать!

Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре кайчан була?    

Ураза җитә, җәмәгать!
Ураза җитә, җәмәгать!

Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре кайчан була?

 

Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәре билгеләнгән. Тиешле указга 19 гыйнварда республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

«Татарстан Республикасында 2026 елның 20 мартын ай календаре һәм традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп билгеләргә»,-диелә республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында бастырылган указ текстында. Хаҗ тәмамлануга багышланган Корбан бәйрәмен (Ид әл-Адха) дин тотучылар 2026 елның 27 маенда билгеләп үтә башлаячаклар. Бу бәйрәм гадәттәгечә өч көн дәвам итә, күпчелек мөселман илләрендә ул ял көне.  Төп мөселман бәйрәмнәренең Башкортстанда кайчан ( шул ук көннәр туры килә) буласы турында да рәсми хәбәр килеп ирешер. Ә әлегә безгә Изге Рамазан аена, ураза тотарга әзерләнә башларга җитте дигән сүз.

 

Ураза - гыйбадәтнең иң ихлас төрләренең берсе.

Фото: mk.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас