Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 гыйнвар , 01:38

Савыт-сабаны кичтән юмыйча ятсаң, шайтаннар ялый?

Дөресме бу сүзләр? 

Савыт-сабаны кичтән юмыйча ятсаң, шайтаннар ялый?
Савыт-сабаны кичтән юмыйча ятсаң, шайтаннар ялый?

Бу сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин болай дип җавап биргән:

– Савыт-сабаны кичтән юмыйча калдыру фәкыйрьлеккә китерә, дигән сүз бар. Әгәр дә ризык ашалмаса, аның өстен каплап калдырырга кирәк. Су, ризык ачык торырга тиеш түгел, аның өсте һәрвакыт капланган булырга тиеш. Бу шулай ук шайтаннан саклый.

Пәйгамбәребез (с.г.в): «Һич югында аркылыга бер таяк куеп калдырырга кирәк», – ди.

Савыт-сабаны шайтан ялавы дөрес. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) идәнгә төшкән әйберне, өреп, кабарга куша, ягъни шайтанга ризык калдырмаска боера. Шуңа күрә тәлинкәдә, савыт-сабада да ризык калдырырга киңәш ителми. Шайтаннар калган ризыкны килеп ялыйлар, ашыйлар, һәм шуның белән бәрәкәтсезлек килә.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас