ТӨЧКЕРҮ:
- Кешегә борын куышлыгына җыелган тузан бөртекләреннән һәм аллергеннардан котылырга ярдәм итә.
- 100 000 бактерияны организмннан чыгара.
- Төчкерү вакытында борын куышлыгы аша уза торган һава агымы баш миен яңа көч белән эшләтеп җибәрә. Нәтиҗәдә, баш миенең хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган өлеше активрак эшли башлый.
- Төчкерү зарарлы бактерияләрне үпкәгә кертмичә саклый.
- Төчкерү үпкәгә чиста һава агымын зуррак тизлек белән кертергә ярдәм итә.
Димәк, төчкерү - ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Аның чиксез мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгының бер чагылышы.
Бер гаҗәеп факт: кайбер галимнәр төчкергән вакытта, йөрәк тибешен туктатып тора һәм шунда ук кабаттан «эшли башлый», диләр.
Әлхәмдүлилләһ» сүзен әйтеп, без йөрәгебезнең кабат тибә башлавы өчен, безгә яшәвебезнең дәвам итүе өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез!
Әгәр янәшәгездәге кеше төчкергәч «Әлхәмдүлилләһ», - дисә, сезгә «Йәрхәмүкәллааһ» дию сөннәт булыр. Болай дип әйткән өчен, сезгә савап язылыр.
«Ярхәмүкәллааһ» сүзенең мәгънәсе: сиңа Аллаһының рәхмәте булсын.
--Төчкергән кеше исә «Йәһдикүмүллааһү вә йүслиһү бәләәкүм», - дип җавап бирә. Мәгънәсе: Аллаһыдан сиңа тынычлык һәм тугрылык сорыйм.
ҮРНӘК:
- (Төчкерү) Әлхәмдүлилләһ.
- Йәрхәмүкәллааһ.
- Йәһдикүмүллааһү вә йүслиһү бәләәкүм.
Төчкергән мизгелдән дә саваплы булып калыйк.
Чыганак: «Кыйбла».