-16 °С
Болытлы
Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның тормыш иптәше Сания Габдерәүф кызы якты дөнья белән хушлашкан.
Алар 57 ел бергә гомер иткән, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Сания ханымга 81 яшь булган. Бу хакта Тәлгать хәзрәт үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте һәм мәрхүмәнең рухына дога кылуны сорады.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Җаны җәннәттә булсын!