Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 декабрь , 20:05

Әниләрен карау өчен...

Согуд Гарәбстанында ике туган...әниләрен карау өчен судлашкан.

Әниләрен карау өчен...
Әниләрен карау өчен...

Күпчелек кешеләр, туганнар бер-берсен судка бирсә, гадәттә сүз мирас яки җир бәхәсләре турында бара дип уйлый. Әмма Согуд Гарәбстанында булган әлеге чынбарлык тарихы бөтенләй башкача һәм йөрәкне чын-чынлап тетрәндерә.
Хизам әл-Гамди исемле өлкән яшьтәге ир-атка үзенең кече туганы белән судка чыгарга туры килгән. Әмма бәхәс аларның бер-берсе белән ачуланышуы турында түгел,  киресенчә, һәркайсы үзләренең олы яшенә җиткән аналарын карау җаваплылыгын үз өстенә алырга тели. Хизам нык итеп, әнисен үзе карарга теләгәнен белдергән. Ә менә кече туганы бу хәлне башкача күзаллаган: ул Хизамның инде картайганын, ялга мохтаҗ булуын әйткән, ә үзе яшь һәм көчле булуы сәбәпле, анасына тагын да яхшырак һәм яхшырак карау мөмкинлеге барлыгын белдергән.
Суд залы киеренкеләнгән, чөнки ике туган да судьядан әниләренә карау хөрмәтен үзләренә бирүне ялварып сораган. Судья исә нинди карар чыгарырга белмичә, хәлне әниләренә тапшырырга булган.

Әмма аның җавабы барысының да йөрәген тетрәндергән! Ул, ике улын да сайлый алмавын, чөнки аларның һәркайсы үзенең сул һәм уң күзе кебек кадерле булуын әйткән. Әнисе карар кабул итә алмагач, судьяга карарны чыгарырга туры килгән. Ахыр чиктә суд яшьрәк һәм көчлерәк булган кече туганга карау хокукын тапшырган. Ә карар игълан ителгәч өлкән улы Хизам елап җибәргән. Ул куркудан да, ачулану-үпкәләүдән дә түгел, бәлки, әнисенә гомеренең ахырына кадәр хезмәт итү һәм шул рәвешле Аллаһу Тәгаләдән зур савап алу мөмкинлеген «югалтканын» тоюдан елаган.

 

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас