Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
18 ноябрь , 12:39

«Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт-уртак язмыш»

Уфада Тәлгать Таҗетдиннең Баш мөфти итеп сайлануына 45 ел тулуны билгеләп үтәләр

«Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт-уртак язмыш»
«Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт-уртак язмыш»

Уфада Тәлгать Таҗетдиннең Баш мөфти итеп сайлануына 45 ел тулуны билгеләп үтәләр.

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт-уртак язмыш» XVI халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты. Чара Шәех-уль-Ислам Тәлгать Таҗетдиннең Баш мөфти һәм Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланган.

Радий Хәбиров Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисенә күпьеллык намуслы хезмәте, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуы өчен Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды.

Үз чиратында Югары мөфти Башкортстан Башлыгына Русия Үзәк Диния нәзарәтенең «Иман һәм намус» орденын тапшырды. Шул ук бүләккә Башкортстан митрополиясенең элеккеге башлыгы, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон да лаек булды.

 

 

 

 

«Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт-уртак язмыш»
«Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт-уртак язмыш»
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас