Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
18 ноябрь , 20:39

“Иманның какшамас таянычы”

Уфада XVI халыкара фәнни-гамәли Ислам конференциясе башланды.

“Иманның какшамас таянычы”
“Иманның какшамас таянычы”

Уфада XVI халыкара фәнни-гамәли Ислам конференциясе башланды.

 

18 ноябрьдә Уфада «Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт-уртак язмыш» XVI халыкара фәнни — гамәли конференциясе уза. Чара Баш мөфти шәех-уль-Ислам Тәлгать Таҗетдиннең Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланган. Конференциягә Россия Федерациясенең 30дан артык субъектыннан, якын һәм ерак чит илләрдән (Марокко, Бәхрәйн, Фәләстин, Тунис, Төркия, Һиндстан, Иордания, Гыйрак, Беларусь, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан һәм башка) кунаклар катнаша.

Радий Хәбиров конференциянең пленар утырышында чыгыш ясаганда, Россия Үзәк Диния Нәзарәтен дәүләткә һәрвакыт тугрылыгын саклаучы «иманның какшамас таянычы» дип атады.

- Зирәклек, ныклык һәм фидакарьлек символына әверелгән шәхес-хөрмәтле мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аерым роль уйный. Аның өммәтне берләштерүгә, патриотик тәрбиягә, Россия дәүләтчелеген һәм илдә иҗтимагый татулыкны ныгытуга керткән өлешен бәяләп бетергесез. Махсус хәрби операция зонасында дөнья явызлыгына каршы торучы сугышчыларыбыз да югары мөфтинең рухи ярдәмен тоя, - дип билгеләп үтте республика башлыгы һәм югары мөфтигә нык сәламәтлек, актив озын гомер, иминлек, тынычлык һәм яхшылык теләде.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас