Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Тәлгать Таҗетдинның эшчәнлегенә 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үтәчәк. Бу турыда мөфтиятнең мәгълүмат хезмәте хәбәр итә. Аны Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре советы һәм Мәскәү шәһәренең ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифне хуплау фонды ярдәме белән Русия мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Төрле фәнни мәйданнарда Русия һәм чит илләрдән килгән ислам оешмалары арасында әңгәмәләр барачак. 12 илдән: Бахрейн, Мисыр, Иордания, Тунис, Төркия, Ирак, Иран, Һиндстан, Германия, Канада, Сәгуд Гарәбстаны, Монголия һәм БДБның җиде дәүләтеннән рәсми кунаклар килүе көтелә.
18 ноябрьдә халыкара “Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш” дип исемләнгән XVI фәнни гамәли конференция узачак. Чара кысаларында “СВО һәм дин”, “Заманча матбугат һәм дини оешмалар белән эшләү алымнары”, “Бер өммәт – уртак язмыш” секцияләре эшләячәк. Русия мөселманнары диния нәзарәтенең ислам университеты белән БР Башлыгы каршындагы БАКСУ арасында килешү төзеләчәк.
19 ноябрьдә Русия ислам университетында “Камал укулары” дип аталган V бөтенрусия студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Фото: информационной службы ЦДУМ России.