«Җомга көнне уникедә азан тавышы ишеткәч, шул минутта өй җыештырырга да, башка эш эшләргә дә ярамый. Бу вакытта мәчеткә барып намаз укырга кирәк. Бөтен ир-атлар да бу минуттан мәчеттә булырга тиеш. Хатын-кызлар бу вакытта өйдә намаз укырга тиеш. Җомга көнне уникедән соң без бөтен эшләрне туктатабыз. Дога кылабыз, намаз укыйбыз. Намаз чама белән ярты сәгать дәвам итә. Шулай итеп, ярты сәгатьтән без өй җыештыра алабыз, башка эшләргә керешәбез, кер юабыз, ашарга пешерәбез. Җомга — ул бәйрәм. Кем дә булса бәйрәм көнне, мәсәлән, 9 майда өй җыештырамы? Аңа кадәр җыештыралар бит. Шуңа күрә пәнҗешәмбе көнне өйне җыештырып кую хәерле. Җомга көнне исә бәйрәм итеп уздырабыз», — ди хәзрәт.