Башкортстан башкаласында 17-19 ноябрьдә Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең рухи хезмәтенә 45 ел тулуга багышланган чаралар узачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең мәгълүмат хезмәте.
Бу көннәрдә иҗтимагый һәм фәнни мәйданчыкларда Русия һәм чит ил ислам оешмалары арасында диалоглар оештырылачак.
Чараларда Башкортстан җитәкчесе, традицион конфессияләрнең рухи лидерлары, Ислам дөньясы университетлары федерациясе һәм Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) вәкилләре катнашачак. Моннан тыш, 12 чит ил – Бахрейн, Мисыр, Иордания, Тунис, Төркия, Гыйрак, Иран, Һиндстан, Германия, Канада, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Монголия вәкилләре һәм БДБ илләренең җидесеннән – Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Беларусь һәм Үзбәкстаннан – кунаклар килер дип көтелә.
18 ноябрьдә “Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер “Өммәт –уртак язмыш” XVI халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.
19 ноябрьдә Русия ислам университетында студентлар өчен фәнни-гамәли конференциясе узачак.