Һәр укытучы - безнең өчен үзе бер биеклек.
Мин Русия Ислам университетында икенче курста гына укыйм. Һәр укытучы - безнең өчен үзе бер биеклек. Без аларның гыйлеменә, ихласлыгына, фидакарьлегенә сокланабыз. Инде байтак кына имтиханнар да бирдек. Укытучыларыбыз бик таләпчән, алар бездән нык тырышлык, җаваплылык, белем, сөйләү осталыгы таләп итә. Кыскасы, Ислам университетында уку, имтиханнар бирү җиңел генә түгел. Күп шөгыльльләнергә, гарәп телен, Корьәнне бик тырышып өйрәнергә туры килә. Укытучыларыбыз турында күбрәк беләсе килә, аларның тормыш биографиясе белән танышабыз.
Бүгенге әнгәмәне яраткан укытучыбыз Динар хәзрәт Галиевка багышлыйсы килә. Динар хәзрәт күп курсларда Корьәннең әлифбасын, ягъни хәрефләрне, аларның дөрес әйтелешен өйрәтү буенча дәресләр үткәрә. Бу – студент-шәкерт өчен иң тәүге һәм иң җитди адым.
“Сез динне өйрәнү юлына баскансыз икән, сез иң бәхетле кешеләр. Җәмгыятьтә мондыйлар 1 процент кына. Сезне бу изге юлга Аллаһу Тәгалә үзе сайлап алган”, - дип Динар хәзрәт безгә беренче дәрестә үк канатлар куйды.
Динар хәзрәт Галиевның укыту сәләте, методикасы бик үзенчәлекле. Ул барлык студетларны да үзенә җәлеп итү көченә ия. Аның дәресләре күңелләргә тирән үтеп керә.
Каян килде икән аңа мондый сәләт, максат, гыйлемгә омтылыш?
Динар хәзрәткә үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Түбәндә шул әңгәмәне бирәбез.
– Динар хәзрәт, сез Ислам диненә нинди юллар белән килдегез? Сез кайларда гыйлем алдыгыз?
– Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим.
Мин намазга 13 яшьтә бастым. Аны укырга өйрәнү белән, берсен дә калдырмыйча, көненә биш тапкыр укый башладым. Кечкенә чактан ук намаз укыйсым килде. Бик тырышып намазга өйрәтүче остазны эзләдем Ләкин безнең авылда да, якын-тирәдә дә ул вакытларда мәчет юк иде.
Чын-чынлап дип юлына басуым 9нчы сыйныфта укыганда булды. Безнең авылдан биш-алты чакрым ераклыктагы Благовар районы Уразбаш авылы мәчетенә Русия Ислам университеты студентлары практикага килгәнен ишеттем дә, велосипедка атланып шунда элдердем. Алардан бер атна тирәсе сабак алдым, ләкин намаз укырга өйрәнеп өлгермәдем. Соңрак үзебездә – Языковода, шушы университет студенты бар дип ишеттем һәм аңа намаз укырга өйрәтүен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Ике көн эчендә ул мине намаз укырга өйрәтте. Беренче көнне мин кирәкле сүрәләрне һәм догаларны ятлап өлгердем, ә икенче көнне остазым мине намаз хәрәкәтләренә өйрәтте. Менә шул көннән башлап мин намазда. Алга таба Ислам университеты шәкертләре киңәш иткән дини әдәбиятны өйрәнергә тотындым, кулга эләккән гәзит- журналлардан мәгълүмат тупладым. Җомга намазларына велосипедыма атланып безнең авылдан 25 чакрым ераклыктагы Былышлы авылы мәчетенә йөри башладым. Чөнки якын-тирәдә бары тик ул авылда гына җомга намазы укыла иде.
Тугызынчы сыйныфны һәм һөнәри уку йортын тәмамлагач, язмыш мине Татарстандагы Ютазы районы "Фәнис" мәдрәсәсенә алып барды. Аны тәмамлагач, Русия Ислам университеты шәкерте булу бәхетенә ирештем. Монда, магистратура белән җәмгысе, алты ел укыдым. “Хәмзә” мәчетендә Абдүлкәрим хәзрәттән өстәмә дәресләр алдым. Дин юлына баскан шәкерт өчен белем алудан да зуррак ләззәт булмыйдыр, мөгаен. Укуымны Башкорт дәүләт университетының “Теология” факультетында дәвам иттем. Әлеге югары уку йортын тәмамлагач, югары белем бирү психологиясе һәм педагогикасы буенча БДПУның магистратурасында укый башладым. Менә шулай итеп, бер үк вакытта дини һәм педагогогик белгечлек алу бәхетенә ирештем. Әлхәмдүлилләәһи-Раббиль- гәләәмиин.
– Чыннан да, сезнең байтак гомерегез гыйлем алу, белемегезне тирәнәйтү һәм камилләштерүдән тора икән. Әллә шуңа да, сез шәкертләр күңеленә бик тиз юл табасыз, фән белән мавыктырасыз. Сезнең дәресләр бик аңлаешлы, кызыклы, хәтта күңелле үтә. Сез – оста методист та, зур әзерлекле педагог та. Мондый сәләт каян килә, әллә сез укытучылар династиясеннәнме?
-- Юк. Мин гади крестьян гаиләсеннән. Ислам университетында укыганда һәр курсны тәмамлау белән безне җәйге практикага җибәрәләр иде. Шушы практика вакытында ук шәкертләрне укыту миңа бик ошады, бөтен күңелем белән сөенеп үземдә булган гыйлемне шәкертләремә бирергә тырыштым. Минем тирәдә бик күп балалар тупланды. Җәйге каникуллар тәмамлану белән мин һәр атнаның якшәмбесендә шәкертләрне укытырга рөхсәт алдым. Шул ук вакытта университетта укуымны дәвам иттем. Шулай итеп шәкертләрне укыту эше мине тулаем җәлеп итте, бигрәк тә балаларга мөкиббән киттем. Алга таба олыларны да укытырга алындым, аларны да бик яраттым. Үзеңнең яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә, чыннан да, эчке мөмкинлекләр тагын да ныграк ачыла бит ул. Аллаһу Тәгалә Үзенең юлында тырышкан бәндәгә төрле яклап булыша, уйламаган җирдән зур ярдәм килә.
Укыту методикасына, әлбәттә, үземнең остазлардан өйрәндем. Ислам университетында да практика алдыннан махсус курслар үткәрелә. Ягъни безне имам булырга гына түгел, укытучы булырга да җитди әзерләделәр.
– Динар хәзрәт, сез шәкертләрезгә нык игътибарлы һәм пөхтә кеше. Һәрбер шәкерт турында сез биш ел буена тулы мәгълүмат дәфтәре йөртәсез. Кайсы сүрә яттан сөйләнмәгән, аны ятлауны таләп итәсез...
– Динар хәзрәт, күренүенчә, сезнең белемегез тирән һәм күпьяклы. Яшь булсагыз да, үз төбәгегездә яшәгән халык, укыткан шәкертләрегез арасында зур абруй казандыгыз. Алдагы көнгә нинди ниятләр белән яшисез?
-- Ин шәә Аллаһ. БДПУның аспирантурасына керергә һәм аны кандидатлык диссертациясен яклау белән тәмамларга ниятлим. Шулай ук минем Хаҗга барасым килә. Әлегә кадәр мин бер тапкыр да бу изге җирдә булмадым.
-- Динар хәзрәт, ин шәә Аллаһ, барысы да булыр. Шундый кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә.
Русия Ислам университетының 2 курс талибәсе Хәния ГӘРӘЕВА әңгәләмәште.