Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
30 октябрь , 13:01

Мәчет балкып торыр

"Ходай ярдәме белән эшләрбез”.  

Мәчет балкып торыр
Мәчет балкып торыр

"Ходай ярдәме белән эшләрбез”.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы “Әр‑Рәхим" җәмигъ мәчетен яктыртуның өч концепциясе белән танышты.

 

Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты генераль директоры Марат Вәсимов аңлатканча, аларның һәркайсы кичке һәм төнге яктыртылуның үз вариантын, шулай ук дини һәм дәүләт бәйрәмнәре өчен махсус яктыртуны күздә тота. Радий Хәбиров билгеләгәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында мәчетнең балкышы һәм кыяфәте шәһәр ландшафтына туры килеп, эстетик һәм техник таләпләргә җавап бирергә тиеш. Яктыртуның төп сценарие фикер алышканнан соң коллектив рәвештә билгеләнәчәк.

"Без архитекторлар һәм белгечләр белән бергәләп сайларбыз. Иң мөһиме – без төзелешне яңадан башларга карар кылдык. Бу акча мәсьәләсе түгел. Бу катлаулы вакытта булган ресурсларда без иң мөһимен эшлибез – мәчеттә эшне туктатмыйбыз. Төзүне һәм төзүне дәвам итәбез. “Кайчан?" дип сорасаң, мин “хәзер” дип әйтмим,” – диде Төбәк Башлыгы. – Алда тагын да зуррак чыгымнар көтелә, бигрәк тә эчке бизәлеш – кыйммәтле ләззәт. Ходай ярдәме белән эшләрбез”.

 

 

 

Мәчет балкып торыр
Мәчет балкып торыр
Мәчет балкып торыр
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас