Азамат бу шатлыклы хәбәрен "Өмет"кә дә сөйләде һәм фикерләре белән уртаклашып алды.
"Тамырларым дан-шөһрәтле Чакмагыш һәм Илеш районнарыннан. Мин Уфадагы яшьләр кичәләренең оештыру үзәгендә кайныйм. Без яшьләрне җыеп үзебезнең туган телне, мәдәниятне һәм сәнгатьне популярлаштыру өстендә хезмәт куябыз. Ислам, халкыбыз һәм мәдәниятебез хакына хезмәтебез файдага булсын", - ди ул.
Азамат Фарухшин аралашуыбыз барышында туган ягын яратуын, якташлары һәм күренекле туганнары белән горурлануын да билгеләп үтте. "Зурәтиебез Хәмзә Шәйхлислам улы Фарухшин – тумышы белән Чакмагышның кечкенә Сары-Айгыр авылыннан, данлыклы очучы, ерак билгеләнештәге авиация полковнигы, Мәскәүдәге "Останкино" телестудияләрендә хезмәт куйды. Өчтуган энекәшем Юлай Низаев – ут күрше Татарстан Республикасындагы дәрәҗәле "Татар-информ" һәм "Интертат" журналисты. Туганнарым белән чиксез рәвештә горурланам", – дип бәян итте әңгәмәдәш.