Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
18 сентябрь , 12:51

Мәчетле авыл, өметле авыл

14 сентябрьдә Бөре районының Яңа Яндыз авылында мәчет ачылды.

Мәчетле авыл, өметле авыл
Мәчетле авыл, өметле авыл

14 сентябрьдә Бөре районының Яңа Яндыз авылында мәчет ачылды. Бу җирле халык өчен генә түгел, барлык мөселманнар өчен дә мөһим вакыйга, чөнки мондый мәчет халыкларның берләшү һәм бердәмлек символына әверелә. Мәчет төзелешенең төп иганәчесе –Дүртөйле районының элеккеге хакимият башлыгы Рәвил Дәүләтов. Мәчет төзүгә авыл халкы да үз өлешен керткән.

–Элек мәчет булган ул авылда. Тик без үскәндә анда клуб иде инде. Әти-әниләр сөйләве буенча, манарасын кисеп, клубка әйләндерү шул 30нчы елларга туры киләдер дип чамалыйм.

Ә яңа мәчет төзүгә без Рәвил Шәрифҗан улы инициативасы белән 2023 елда керештек. Җыелыш җыйдык, мәхәллә төзедек. Аның җирен алырга, документ эшләрен башкарырга шактый вакыт кирәк булды. Һәм менә быел яз азан әйтеп, фундаментын салдык. Аллаһның рәхмәте төшкәндер, эшләр уңай булды, тиз барды. Халык та актив катнашты. Кем хезмәте белән, кем акчалата ярдәм итте. Авыл халкының күпчелеге колхозда эшләп, пенсиягә чыккач, акчасы күп түгел индее. Акчалата яшьләр бик ярдәм итте. Өмәләрдә дә теләп катнаштылар. Бура китергән шофер шаккатты. “Ярты көн узар дип уйлаган идем. Болай күмәк  эшәгәннәрен беренче күрәм”, -ди.  Олы йөк машинасын күз ачып йомганчы бушатты авылдашлар, –дип сөйли мәхәллә рәисе, шушы авылда туып үскән Риф Дәүләтшин.

Мәчет булмагач, авылда мулла да булмаган. Моныңчы мулла мәшәкатьләрен Рәфил исемле авылдашлары үтәп йөргән. Яңа мәчеткә Үзәк диния назәрәте тарафыннан Бөре мәчетендә имам ярдәмчесе булган Фәнис Ямалетдинов  имам итеп тәгаенләнгән.

Кайчандыр шаулап торган зур авыл булган Яңа Яндыз. Бүген, башка авылларга хас булганча, ул да күтәрелеш чорын кичерми. Яшьләр китә, авыл өлкәнәя. Әмма кайтып йөрүчеләр күп. Мәчет төзелә башлаганда ук дини укулар оештырып җибәргәннәр. Җомга намазларына җыела башлаган халык.  Әлбәттә, мәчет ачылу алар өчен зур бәйрәм, авыл тарихына язылачак  онытылмас вакыйга булган.

Тантанада Русиянең Баш мөфтие һәм Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Бөредән, күрше районнардан, күрше авыллардан имамнар, күпсанлы кунаклар катнашкан. Авылның актив кешеләренә бүләкләр тапшырылган.

Югары Лачынтау мәдәният йортыннан "Асыльяр" вокаль ансамбле һәм Бөре шәһәре мәдәният сараеның «Өмет» татар халык вокаль студиясе катнашлыгында концерт программасы тәкъдим ителгән.

Күркәм бу чара Яңа Яндыз авылы халкына бәйрәм рухы биреп кенә калмас, динле, мәчетле һәм якты киләчәкле итәр дип ышанабыз.

Эльмира Ибраһимова.

Мәчетле авыл, өметле авыл
Мәчетле авыл, өметле авыл
Мәчетле авыл, өметле авыл
Мәчетле авыл, өметле авыл
Мәчетле авыл, өметле авыл
Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас