Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
14 сентябрь , 21:05

Акыллы кешенең сигез сыйфаты

Локман Хәким сүзләре.

Акыллы кешенең сигез сыйфаты
Акыллы кешенең сигез сыйфаты

Әй зирәк адәм, бел: акыллы кешене акылсыздан аера торган сигез сыйфаты бар.
1. Ул үз тирәсендә булган якыннарына карата бурычларын үтәр.
2. Файдалы киңәш ишетсә, аны гамәлгә ашырыр.
3. Авырлыкка дучар булса, аны җиңәргә тырышыр; әгәр җиңә алмаса, Аллаһның тәкъдирен сабырлык белән кабул итәр.
4. Үзенә һәм якыннарына файда китерә торганны эшләр; ә зарар китерә торганнан тыелыр.
5. Хаталарын таныр, төзәтер һәм гамәлен камилләштерер.
6. Кешеләргә үпкә сакламас, күңелендә ачу тотмас.
7. Һәр эшен кылыр алдыннан уйлап эшләр.
8. Дөньясын һәм ахирәтен бертигез алып барырга тырышыр.

Фото: pinterest.com.

Акыллы кешенең сигез сыйфаты
Акыллы кешенең сигез сыйфаты
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас