Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 август , 12:31

Коръән укучылар ярышты

Йонны мәчете гөрләп торды.  

Коръән укучылар ярышты
Коръән укучылар ярышты

Йонны мәчете гөрләп торды.

Алдан алып барылган зур әзерлек белән бу бәйрәм көтелгәннән дә уңышлырак үтте. Илеш районының Йонны авылында "Иман" мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды.  Балаларның бу саваплы гамәлләре берчә соклану тудырса, икенчедән, динебезнең матур дәвамчылары, сакчылары булуы җанга сөенеч өстәде. Беркемнең дә чыгышы игьтибардан читтә калмагандай, бүләксез калучылар да булмады. Сабыйлар күңелендәге сафлык белән тупланучы саваплар динебез  Исламның матур киләчәгенә ирештерсен. Әмин.

"Кичә, Аллаһының рәхмәте белән, бергәләп Коръән укучылар ярышы уткәрдек. Бу изге бәйрәмдә 100дән артык бала катнашты, Әлһәмделлилаһ. Ярдәмегез өчен сезгә барыгызга да рәхмәт. Аллаһының рәхмәте булсын сезгә. Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәр уткәрергә насыйп булсын."

Зур рәхмәтләр белән, оештыручылар.

Коръән укучылар ярышты
Коръән укучылар ярышты
Коръән укучылар ярышты
Коръән укучылар ярышты
Коръән укучылар ярышты
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас