Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
11 август , 09:58

“Zaman”ча никахлар

 “Zaman” хәләл ресторанында никахлар уздыру матур гадәткә керде.    

“Zaman”ча никахлар
“Zaman”ча никахлар

 “Zaman” хәләл ресторанында никахлар уздыру матур гадәткә керде.

 

 

Былтыр 150 яшь пар анда гаилә корса, гомерләренең тарихи вакыйгасын биредә билгеләүче парлар быел тагын да арткан. Моның матур сәбәпләре бар.

Никахлашырга карар кылган яшьләр өчен монда бөтен шартлар”под ключ” эшләнә. Ул – хәләл меню, никах туе саф безнеңчә, милли кануннар нигезендә,  иман шартларына, таләпләренә туры китереп алып барыла.

Никах алдыннан ризыкны тәмләп карап, меню сайлау мөмкинллеге бар. Киңәшләшеп, никахка уңайлы вакыт, матур никах киемнәре сатып алырга кибетләр, фото һәм видеографлар, зәвыклы, әдәпле алып баручыларны, ышанычлы хәзрәтләрне тәкъдим итәләр.

Биредә шулай ук никах яулыкларын да матур итеп ябындырып бирәләр. Тормыш юлын парлап узарга ният кылган, никах туен “Zaman”да уздырырыга теләгән яшьләр өчен барлык төр ярдәм дә күрсәтелә.

Милли киемнәрдәге, калфак, түбәтә кигән яшь һәм сылу хезмәткәрләр кунакчыллык күрсәтеп, сезне елмаеп каршы ала. Һәр тарафта пакълек, пөхтәлек, җан җылысы хакимлек итә.

 Тәмле хәләл ризыклар янына җиз самавырларда кайнар чәй тәкъдим ителә.

Бу кунакчыл ресторанга гына хас булганча, “Кымыз фуршет”бар, алдан килгән кунакларны кымыз белән сыйлау матур гадәткә әверелгән. Шулай ук каз чыгару йоласы да үтәлә. Барысы да сезнең белән килешеп эшләнә!

 “Zaman” рестораны 100 кешене сыйдырышлы җылы мохит. Уфабызның Генерал Горбатов урамындагы 2 санлы йортта урнашкан бу кунакчыл мохиттә матур фотозона, намаз бүлмәсе һәм алданрак килгәннәр ял итеп алу өчен кунак бүлмәсе дә бар.

Зур тормыш юлына чыгарга җыенучы яшь парлар, әти-әниләр, бу истәлекле  вакыйганың мәгънәсен тирәнәйтеп, аны тагын да истәлеклерәк итү өчен “Zаman” хәләл ресторанына рәхим итегез!

 

 

“Zaman”ча никахлар
“Zaman”ча никахлар
“Zaman”ча никахлар
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас