11. Әгәр мәет моргтан соң гына кайтарылып юылса, кояш батканчы кабергә куелырга өлгермәсә, аны икенче көнне тагын юаргамы?
— Дөрес иттереп урнаштыра алсаң, кояш баткач та җирләү ярый. Әгәр мәет икенче көнгә кала торган булса, юмый тору хәерле, шул юу җитә.
12. Вафат булган кеше өчен корбан чалыргамы?
— Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен мәрхүмнең исеменнән чалырга ярый. Ягъни ул үзе чалган кебек булырга тиеш.
13. Гүр садәкасына акча күпме бирелә?
— Шәригатебездә гүр садәкасы бирү дигән шарт юк.
14. Мөселман милләтеннән булмаган, катнаш гаиләдәге мәетне мөселманча юып, кәфенләп татар зиратына күмү ярыймы икән?
— Әгәр дә ул кеше үзен мөселман диеп санаган булса, изгелекләре, гыйбадәтләре булса, без аны мөселманча күмәргә бурычлы.
15. Үлүче кеше янында аны саклаучы нәрсәләр эшли?
— Аның янында торучы үлүченең теләкләрен үти һәм анардан тәүбә кылдыра, васыятьләрен язып ала һәм «Ләә иләәһә илләллаһ» кәлимәсен кабатлап тора.
16. Үлә торган кешенең җаны җиңелрәк чыксын өчен Коръән укыргамы?
— «Йәсин» сүрәсен укысаң да, «Фатиха» сүрәсен укысаң да дөрес була.
17. Үлгән кешене ничек яткырырга кирәк?
— Мәетнең аяк табаннары кыйблага каратыла да аркасына яткырыла.
18. Мәетне күммичә 2-3 көн көтеп тору шәригатьчәме?
— 3 сәгатьтән артык көтү мәетнең ихтирамын югалта, ул рәнҗетелә.
19. Мәетнең бурычы булса, аны җирләргә ярыймы?
— Башта бурычларын түләргә, аннан соң күмәргә кирәк.
20. Мәетнең бурычы түләнмәсә, ул вакытта нәрсә була?
— Аның бурычы түләнгәнчегә кадәр мәетнең рухы күк белән җир арасында эленеп тора.
21. Әгәр дә мәрхүмнең бурыч түләргә малы булмаса, ни эшләргә?
— Мирас алучы варислар үзләре өстенә алып түләргә тиеш.
22. Мәетне кем юарга тиеш?
— Мәетне изге кешеләр юарга тиеш, әмма якыннары юса тагын да хәерлерәк.
23. Мәетне ничә мәртәбә юалар?
— Мәетне өч мәртәбә юалар.
24. Хатын-кызга ир баланы юу дөресме?
— 7 яшькә кадәрле ир балаларны юарга хатын-кызга рөхсәт ителә.
ДӘВАМЫ БАР.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото: ru.wikipedia.org