Динебез – Ислам
7 август 2025, 07:43

Соңгы юлга озатканда...

Гомере бетеп ахирәткә озатуда бик күп төрле диннән ерак булган йолалар һәм гореф-гадәтләр кереп киткән. Аларның кайберләре кешегә матди авырлык сала, кайберләре кешене иманына зыян китерә.  Мәет күмү җомга вакытына туры килсә ни эшләргә? Аракы эчеп үлгән кешене имам җирләргә тиешме? Бүген бу темага кагылган сорауларга җаваплар урнаштырабыз.

Соңгы юлга озатканда...Соңгы юлга озатканда...
Соңгы юлга озатканда...

 

50 сорауга 50 җавап
1. Мәет күмү җомга вакытына туры килсә ни эшләргә?
— Җомгадан соң җеназа укытыла.
2. Аракы эчеп үлгән кешене имам җирләргә тиешме?
— Эчеп үлү кәферлеккә дәлил түгел. Имам урынына җеназаны башка кеше укый.
3. Асылынып үлгән кешенең күмелү тәртибе ничек була?
— Үзләрен үтерүчеләр — бик олы гөнаһлы кешеләр. Шулай да аларга җеназа намазы укыла. Мөселманча кабергә куелалар.
4. Авыру кешегә «Йәсин» сүрәсен тавыш белән укысаң ярыймы?
— «Йәсин» сүрәсе авыруга шифа өчен ишетелерлек тавыш белән укыла.
5. Вафат булганчы үзеңә "Йәсин"нәр тутырып куярга ярыймы?
— Коръәннең барча сүрәләрен дә тигез күреп, барчасын да укысаң саваплырак.
6. Кабер ташын ничек урнаштыру дөрес була?
— Таш баш очына куела, язулы ягы үзеңә уңайлы итеп урнаштырыла.
7. Мәетне моргтан юып, кәфенләп кайтаралар. Шул көенчә җеназа укып җирләргә ярыймы?
— Мәетнең якын туганнарының хакы башкаларныкыннан өстенрәк. Мәетне якын туганнары юып кәфенләсәләр, хәерлерәк.
8. Кеше үз гомерендә ничә мәет юарга тиеш?
— Күпме юа аласыз, әҗер-савабы да шулай артып торыр, ин шәә'Әллааһу Тәгалә.
9. Ел саен зиратка барып кабер өсләрен чистартабыз, бу эш шәригатебездә бармы?
— Чисталык безнең шәригатебездәге хәл – шуңа зиратны чистарту яхшы гадәт булып тора.
10. Мәет юган өчен акча алу ярыймы?
— Әгәр хуҗа юучылар белән түләү хакында килешсә — хакын бирергә. Әгәр мәетне юучы Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен юам дисә — ул шул ук вакытта ният кылырга тиеш. Бу вакытта ул, түләү хакын бирсәләр дә, бирмәсәләр дә риза булF/

ДӘВАМЫ БАР.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде. 

Фото: ekb.ritual.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас