

Башкортстанда 2026 елга Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары билгеләнде.
Киләсе елда мөселман бәйрәмнәре март һәм май айларында узачак, алар ял көннәре булачак. Шул хактагы карарга Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров кул куйган.
Документка ярашлы, республика халкы Ураза бәйрәмен – 20нче мартта, ә Корбан бәйрәмен 27нче майда билгеләп үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бу ике бәйрәм – исламда иң төп бәйрәмнәр. Ураза бәйрәме Рамазан аенда ураза тәмамлануын аңлата. Аннан 70 көннән соң хаҗ тәмамланган көнне Корбан бәйрәме билгеләнә.