Динебез – Ислам
10 июль 2025, 09:40

“Әр-Рәхим” мәчетенең гөмбәзе һәм манаралары эшләнде

"Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барысын да ахырына кадәр җиткерәчәкбез", – ди төбәк җитәкчесе.

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Уфада “Әр-Рәхим” мәчетендә проект яңартылганнан соң төзелеш эшләренең мөһим этабы төгәлләнгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, манараларда эшләр тәмамланган, гөмбәз әзер диярлек. Түбә системасы елның теләсә кайсы вакытында файдалануны исәпкә алып уйланылган.

– Без югарыдан аска таба хәрәкәт итәбез. Манаралар ясадык, гөмбәзне төгәлләдек, диярлек. Мәчет эшли башлагач, яңгыр, кар белән бәйле мәсьәләләр булмасын өчен түбәне уйладык. Фасадның нинди булачагын ачыкладык, материал сатып алдык. Августта тышлауга керешәбез, – ди төбәк җитәкчесе.

Кышка җылылык биреләчәк. Аннары эчке ягын бизәү эшләренә керешәчәкләр. Ә киләсе елга аның тирә-ягын төзекләндерү планлаштырыла.

– Мәчет бик зур – җитди финанслау һәм зур күләмдә физик эш таләп ителә. Әлегә эшләрнең күпме вакыт алачагын әйтүе кыен, – дип белдерде Радий Фәрит улы.

Аның сүзләернчә, эш туктамаячак.

 – Иң мөһиме, без төзелешне яңадан башлап җибәрдек. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барысын да ахырына кадәр җиткерәчәкбез. Бездә Русиядә иң яхшы мәчетләрнең берсе булачак, – ди республика җитәкчесе.

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас