Динебез – Ислам
29 Май 2025, 16:45

Быел корбан нисабы күләме ничә сум?

Мөселманнарның көтеп алынган иң зур бәйрәме – Корбан гаете якынлаша, быел ул 6 июньгә туры килә.

Быел корбан нисабы күләме ничә сум?Быел корбан нисабы күләме ничә сум?
Быел корбан нисабы күләме ничә сум?

Татарстанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап бирде, дип яза Интертат.

Нияз хәзрәт, ислам динендә кемнәр корбан чалырга тиеш?

– Исламда корбан ваҗиб гамәл булып санала. Балигъ яшенә җиткән, акылы булган һәм малы нисабка туры килгән һәр мөселман корбан чалырга тиешле. Корбанның нисабы 595 грамм көмеш, әгәр дә Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманның малы нисабка туры килсә, ягъни көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән кала, шушы суммада акчасы булса, ул корбан чалырга тиеш. Быел корбан нисабы күләме – 53 мең сум.

Корбан нисабы ничек санап чыгарыла?

– Галимнәр корбанның нисабын көмеш бәясенә карап билгелиләр. 595 грамм көмеш яки 200 көмеш дирһәм ничә сум була – шушы сумманы карыйлар.

Чалыначак мал зуррак, кыйбатрак булган саен, савап күбрәк була, дигән фикер дөресме?

– Әйе, дөрес. Ул бит корбан, син ул акчага үзеңә башка әйбер ала аласың: яңа телефон, кием – үзең өчен. Ә монда син Аллаһы Тәгалә өчен корбан китерергә тиеш. Кеше үзенең нәфесе белән көрәшә. Нәфес миңа башка әйберләр кирәгрәк, дип котырта. Димәк, 20 меңлек сарык урынына 25 меңлекне алсаң, савабы күбрәк була? Әлбәттә, корбан өчен түләнгән акча – ул синеке түгел.

Аллаһы Тәгалә кешегә хезмәт итәр өчен сәламәтлек, көч бирә. Эшләнелгән малны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сарыф итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә нияткә карый, аңа ит тә кирәкми, хайванның каны да ирешми. Чөнки ният, күңел Аллаһы Тәгалә белән бәйле. Ул бит безнең тәнебезгә түгел, күңелебезгә якын. Изге ният белән корбан чалган кеше, һичшиксез, бәрәкәткә, зур уңышка ирешә.   

Читайте нас