

Сорау. Әбү Хәнифә мәзһәбендәге дини китапларда: “Намазның сөннәтен укымасаң да ярый, укыган кеше саваплы була, укымаган кеше гөнаһлы булмый”, - дип язалар. Ә менә 2024 елгы дини календарьда: “Сөннәттән баш тарткан – оҗмахтан колак каккан”, - дип язылган. Кайсысы дөрес икән, аңлатып язсагыз иде.
Фәридә Әхтәмова, Чакмагыш районы.
Җавап. Әйе, гәзит укучы хаклы. Гыйбадәткә багышланган китапларда “Гамәлләрнең төрләре” дигән бүлектә шулай белдерелә: “Сөннәт – шундый гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаган гөнаһ алмый. Әмма ахирәттә Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмнең шәфәгатенә – яклавына лаек була алмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне “Бисмилләәһ” белән башлау, Коръән укыр алдыннан “Әгүүзү”не әйтү, төчкергәч “Әлхәмдүлилләәһ” дип әйтү, кешеләргә сәлам бирү һ.б.”
Аллаһу Сүбхәнә үә Тәгаләнең иң сөекле Пәйгамбәре Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм: “Мин сезгә ике нәрсә – Коръән һәм Сөннәтне калдырам, аларга тотынсагыз, адашмассыз”, - диде. Коръән Кәримдә Аллаһу Тәгаләнең әмерләре килгән, аларны һәр мөселман катгый үтәргә бурычлы. Ә менә сөннәт гамәлләр белән ничек соң? Кайберәүләр аларны теләсәң үтисең, теләмәсәң юк, дигән фикердә. Бу һич тә алай түгел. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) ул гамәлләрне үзлегеннән уйлап чыгармады, аларның һәрберсен Аңа (с.г.с.) Раббыбыз күрсәтте. Коръәндә бу хакта аять бар: “Расүл сезгә нәрсә бирсә, шуны кабул итеп алыгыз, сезне нәрсәдән тыйса, шуннан ваз кичегез. Аллаһудан куркыгыз. Һичшиксез. Аллаһның (Пәйгамбәренә каршы килүчеләргә) газабы каты!” (“Әл-Хәшер” – 7 нче аять).
Аллаһның Пәйгамбәре (с.г.с.) көн саен фарыз намазга кушып даими рәвештә унике ракәгать сөннәт намазы укыды. Мөселманнар бу намазларны Аның (с.г.с.) үрнәгендә даими укырга тырыша. Иртәнге намазның ике ракәгать сөннәте никадәр саваплы икәнлеген аңлатып Аллаһ Илчесе (с.г.с.) шулай белдерде: “Иртәнге намазның ике ракәгать сөннәте сезнең өчен бөтен дөнья байлыгыннан өстенрәк”. Әлбәттә, моны аңлаган мөселман бу кадәр кыйммәтле сөннәтне юлда да калдырмый, күз карасыдай саклап үти.
Фарыз намазны үтәмәүче Аллаһу Тәгалә алдында җавап тотачак. Сөннәт намазларын үтәмәүче, барча гамәл-гыйбадәтләрдә сөннәтне торгызмаган кеше Кыямәт көнне Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) шәфәгатеннән мәхрүм булса, бик зур үкенечтә булыр. Җомга намазына килеп, фарызны үтәгәннән соң, сөннәткә берничә минутка тоткарланмаган ир-егетләребез дә кыямәт көнне шул хәлдә калмас микән?
Искәрмә. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр була. Әгәр берәү юлда чагында фарызны укып, сөннәткә вакыт калмаса, сүз юк. Әмма җомга намазына килеп, башкалар сөннәт укыганда тик утырганнар үзләрен зур саваптан мәхрүм итә, биредә күпмедер дәрәҗәдә тәкәбберлек тә күренә. Ә тәкәбберлек үзе – иң зур гөнаһ санала.
Яңа гына намазга басучыларны тәүдә фарызларны гамәлгә куюны өйрәтергә, ә аннары сөннәтләрне күрсәтергә кирәк.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото: muftiyatrd.ru