Динебез – Ислам
25 апрель 2025, 12:05

“Күршем кортларымны үтерде”...

“Күршем ике ел элек бал кортларын омшанникка урнаштырыр алдыннан газ баллоны белән яндырды. 50 баштан бүген сигезе генә исән. Аларны әрәм итүгә Коръән ничек карый икән, шул хакта язсагыз иде”.

“Күршем кортларымны үтерде”...“Күршем кортларымны үтерде”...
“Күршем кортларымны үтерде”...

Сорау. “Күршем ике ел элек бал кортларын омшанникка урнаштырыр алдыннан газ баллоны белән яндырды. 50 баштан бүген сигезе генә исән. Күршенең үзенең дә бал кортлары бар иде, үзенеке дә үлгән. Шуңа мине гаепли.

Бал кортлары турында дини китаплардан укыганым бар. Аларны әрәм итүгә Коръән ничек карый икән, шул хакта язсагыз иде”.

Редакциядән. Бу хатны 83 яшьлек пенсионер үзенең күршесенең исем-фамилиясен, яшәгән урынын ачык әйтеп язган. Әмма әлеге язманы уку аларның якыннары өчен бик күңелсез булачагын истә тотып, бу авторның исемен дә, яшәгән урынын да күрсәтмәскә булдык.

Җавап. Коръән Кәримнең 15  битендә урнашкан 16 нчы сүрәсе “Нәхел” – “Бал корты” дип исемләнгән. Биредә бөек Раббыбыз бик күп төрле мәсьәләгә игътибарны юнәлтә, бәндәләргә Үзе биргән нигъмәтләрне санап күрсәтә, ахирәттә иманлы бәндәләргә әзерләнгән олуг нигъмәтләр, имансызларны көткән каты җәзалар турында искәртә. Сүрәдә бал кортларына багышланган аятьтә түбәндәгечә белдерелә: “Раббың бал кортына әйтте:

  • Тауларда – кыяларда, агач куышлыкларында һәм кешеләр торган каралты-кураларда үзеңә оялар – умарталар яса. Аннан соң җимешләрнең һәрберсеннән авыз ит, Аллаһ күрсәткән юллар буйлап оч, - диде. – Аларның эченнән кешеләр өчен шифа булырлык төрле төстәге бал чыга. Бу эшләрдә уйлый белгәннәр өчен бөек гыйбрәтләр – дәлилләр бар”. (68, 69 чны аятьләр).

Сүрәдә бал кортларына зыян китерү хакында бернинди сүз дә юк. Ә менә сезгә зыян эшләгән күршегезгә түбәндәгеләрне белдерәсе килә. Беренчедән, иманлы кеше ялгышлык белән дә кырмыскага, яисә башка җан иясенә басарга курка. Чөнки аларның һәркайсысы Аллаһка тәсбих кыла, юкка яралтылмаган. Инде бал кортлары, үлүгә сәбәпче булган кеше, Аллаһу Тәгаләгә тәүбәләр кылып, гөнаһлы эше өчен гафу үтенергә тиеш.

Икенчедән, Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд (с.г.с.) күрше белән тату яшәү хакында, аның хакын үтәү турында бик күп хәдисләр әйтеп калдырды. Шуларның берсендә ул болай диде: “Җәбраил фәрештә күршенең хакын үтәү хакында шулкадәр күп тапкыр искә төшерде, мин хәтта күршем минем малыма да варисчы булыр микән, дип уйлый башладым”.. Безнең халыкта юкка гына: “Күрше хакы – Аллаһ хакы” дигән әйтем яшәми. Инде килеп туган хәлдән ике күршегә дә дөрес нәтиҗә ясап, үзара исән чакта бәхилләшергә кирәк, чөнки кыямәт көнне хисап тоту бик авыр булачак!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: islam.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас