Динебез – Ислам
23 апрель 2025, 06:41

Ни өчен артык нык теләгән теләкләр кабул булмый?

Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, дип әйтә халкыбыз.

Ни өчен артык нык теләгән теләкләр кабул булмый?Ни өчен артык нык теләгән теләкләр кабул булмый?
Ни өчен артык нык теләгән теләкләр кабул булмый?

  Адәм баласы яшәеш-көнкүрмештә бик күп теләкләр тели, алкышлый, дога кыла, кайвакыт каргый, ләгънәт тә әйтә. Өрә белми өргән эт өйгә бүре чакыра, диләр. Ничек кысадан чыкмаска? Ничек теләк теләргә?

Казандагы «Иске таш» мәчет имам—хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов киңәш бирә. – Рамил хәзрәт, сөйләшүне мәхәббәттән башлыйк әле. Халык җырында: «Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез», – дип кисәтә. Мондый гашыйкларга нинди киңәш бирер идегез?

– Бисмилләһир-рахманир-рахим! Аллаһы Тәгалә безгә җан, әгъзалар биргән. Әйтик, күз – күрү, кул тоту өчен. Әгәр күз күрми, кул тотмый икән, димәк, алар үз вазифаларын үтәми, авырый. Калеб, җанның вазифасы нинди соң? Шуны белсәк, аның саумы, түгелме икәнен беләбез. Җанның төп вазифасы – Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт, шушы мәхәббәт нигезендә, Аңа гамәл-гыйбадәт кылуга күчү. Аллаһка мәхәббәт юк икән, калеб авырый. Күңелдә Аллаһка мәхәббәт юк икән, кеше Аның мәхлукатларын, Ул яралткан әйберләрне ярата башлый. Әйтик, бу нәрсә хатын-кыз, бик кыйммәтле машина, акча булырга мөмкин. Кайвакыт җеназа мәрасимнәрендә, ул тормышны бик ярата иде, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Тормышны бөтен кеше ярата. Коръәндә адәм баласы күңеленә сигез төрле мәхәббәт салынганлыгы турында аять бар. Ирләрнең – хатын-кызларга, хатын-кызларның – ирләргә, әти-әнинең – балаларга, алтын-көмешкә, йөгерек атларга, бакча уңышларына… Әмма боларның өстендә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булырга тиеш. Чөнки баланы Аллаһ бирә, яңгыр яудырмаса, бакчаңда уңыш булмый. Ул ярдәм итмәсә, акча эшли, йорт сала алмыйсың. Кеше нәрсәнедер Аллаһы Тәгаләдән артыграк ярата башласа, шуннан бәла килә.

– Нәрсәнедер артык нык теләсәң, аңа ирешә алмыйсың, диләр.

– Коръәндәге «Бәкарә» сүрәсенең уналтынчы аяте – мондый очракларга җавап. «Нәрсәнедер бик нык яратырсыз, әмма ул әйбердә сезгә зарар бар; сезгә нәрсәдер ошамыйдыр, тик анда сезгә файда бар», – диелә анда. Бәлкем, сез ул гыйшкыгыз белән кавышырсыз, әмма биш елдан, мәхәббәтегез сүнеп, аерылырсыз. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә юлын ачмый икән, әлхәмделилла, диген дә, ул кешедән ваз кич. Билгеле, башта төрле мөмкинлекләрне эзләргә кирәк. Каюм Насыйриның «Кырык вәзир» дигән әсәрендә: «Егетлек – ун өлеш: тугызы – хәйлә, берсе – көч», – дигән гыйбарә бар. Бу инде кызларга түгел, егетләргә кагыла. Без, егетләр, яраткан кызыбызны үзебезнеке итәр өчен нәрсә генә эшләмибез?! Элек урлап та алып кайтканнар. Хәзер алай эшләсәң, фәлән елга «таш капчык»ка салып куюлары ихтимал.

Теләкне тели белмәүгә мондый мисал китерә алам. Намаздан соң бер егет яныма килде дә: «Сеңлем бар, ул өйдә генә утыра, авырый, күңеле булыр иде», – дип, дога кылып чыгуымны сорады. Кердек. Әти-әнисе, сеңлесе белән яши икән. Сеңлесе тумыштан гарип, гомере буе коляскада утыра. Чәй янында сөйләшеп утырганда, әни кеше шушы намаз укучы улыннан соң тагын бер бала тууын, аның бик яшьли үлеп китүен сөйләде. Баласы вафат булгач: «Моннан соң туган балам гарип булса да яшәсен иде», – дип әйткән икән бу. Менә Аллаһы Тәгалә гарип бала биргән. Кайчак шулай озак уйлап бетермичә әйткән теләгең фәрештәләрнең, «Амин» дигән чагына туры килә. Әнә Йосыф пәйгамбәребез «Кыйссаи Йосыф» китабында, хатын-кыз фетнәсенә караганда, минем өчен төрмә хәерлерәк булыр, дип әйтеп куя. Мөгаен, Аллаһым, мине бу бәладән коткар, дисә, ул төрмәгә эләкмәгән булыр иде. Әмма теләк теләде. Бик кайгырганда яки бик шатланганда, теләсә нәрсә теләмичә, Коръәндәге догаларны яисә пәйгамбәребез догаларын укы! Хаталанмассың. Гадәттә кеше ихлас булганда, аның догасы, теләге кабул була. Курыкканда, ачуланганда әйтелә икән, ул теләкнең кабул булу ихтималы зур. «Кяфер булса да, мәзлүм кешенең догасыннан куркыгыз, чөнки аның белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юк», – диелә хәдистә.

Чыганак: Ватаным Татарстан. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас