Рамазан гаете көнне интернет челтәрендә шатлыклы хәбәр таралды: Мисырның башкаласында үткәрелгән 60 илдән җыелган Коръән хафизлар арасындагы бәйгедә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында үскән Сөләйман Бикмаев өченче урынны алды. Гает көнендә авылдашлары аны шушы уңышы белән котлап Лада-Веста автомобиле бүләк итте.
Бу бүләккә җавап итеп Коръәнне ятлаган яшь егет бик матур чыгыш ясады. Ул анда авылдашларына үзенең шушы авылда туып-үсүе белән чиксез горурлануы хакында әйтте. Авылның 11 мәчетендә хезмәт итүче имамнарга, остазларга, кечкенәдән үзендә Коръәнгә мәхәббәт тәрбияләгән әти-әнисенә һәм бүләк биргән бөтен якташларына олы рәхмәтен белдерде.
Бөтен милләтебезгә иманлы яшәү үрнәген күрсәткән, динебезне балаларга өйрәтүгә зур игътибар биргән Урта Әләзән халкы әлеге олы бүләк белән Коръәнгә ихтирамын күрсәтте, тагын бер матур адым ясады. Әлеге чарадан соң меңләгән ир-егетләр киң яланга чыгып гает намазын укыды.