Динебез – Ислам
11 апрель 2025, 11:51

Ислам дине һәм хатын-кыз

Тормышыбыз бизәге булган хөрмәтле хатын - кызларыбыз яшәешенә кагылышлы әдәб һәм йолалар, кагыйдәләр җыелмасы онытылып тарих чүплегендә калмасын иде.

Ислам дине һзм хатын-кызИслам дине һзм хатын-кыз
Ислам дине һзм хатын-кыз

Ислам динендә хатын - кызга чиксез зур игътибар бирелә. Изге китабыбыз Коръәндә дә, сөекле Пәйгамбәребез сөннәтендә дә хатын - кызга карата мәрхәмәтле, игътибарлы булуның мөһимлеге әйтелгән. Әгәр кем дә булса, Ислам дине хатыннарны кәмсетә, җәберли дип, динебезне буярга, аның хөкемнәренә яла ягарга, дин катгый тыюлардан гына тора, дип әйтергә теләсә, ул кеше хаксыз булыр. Кызганычка каршы, соңгы вакытларда тормышта хатын - кызның җирдәге төп тәгаенләнеше - ана булу, бала багу, йорт - кураны тәртиптә тоту һәм аларга гына хас булган башка бик күп кагыйдәләр онытыла төште. Хәзер инде шул кагыйдәләрне яңартырга, хатын - кызны үз асылына кайтарырга кирәк дип чаң сугабыз. Ә уйлап карасаң, моңа Ислам дине аша да турыдан - туры ирешергә мөмкин бит, югыйсә. Әлеге вакытта җәмгыятебездә Ислам дине хатын - кызны адәмгә дә санамый дигән ялгыш караш бары тик дин тәгълиматен тиешенчә белмәүдән, ягъни наданлыктан киләдер.

Бу сүзләребезне тарих та тулысынча раслый. Җиребезгә Ислам дине килеп кергәч, хатын - кызларга булган мөнәсәбәтләр дә бермә - бер үзгәрә. Бары тик Ислам гына ир -ат белән хатын - кызны рухи яктан тигезли. Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Коръән Кәримдә гүзәл затларыбызга карата булган мондый мөнәсәбәт күп урыннарда чагылдырылган. Мәсәлән, “Мәрьям” сүрәсендә: “Әй, Мәрьям, Аллаһы сиңа дөньядагы булган хатын - кызлардан өстен булган сыйфатлар, үзенчәлекләр биреп яраткан. Сине тап - таза итеп үстерде”, диелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) ирләрне хатын - кызга карата хөрмәт белән карарга, йомшак булырга, аларны үзләре белән тиң итеп карарга өйрәткән. Ислам фәлсәфәсендә хатын - кызларга хәерле мөнәсәбәтнең иң ачык дәлиле - хәдисләр. Алар Коръән Кәримнән кала, иң мөкатдәс чыганакны тәшкил итәләр. Хәдисләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең киң кырлы философик карашлары, аның әхлакый күрсәтмәләре чагылыш тапкан. Ислам динендә дорфалыкка, каты бәгырьлелеккә, әхлаксызлыкка урын юк. Мәсәлән, ана кешене ни дәрәҗәдә хөрмәтләргә кирәклеген без иң беренче чиратта Коръәннән һәм хәдисләрдән укып беләбез. “Җәннәт -аналарның аяк астында”,  дип әйтелгән гыйбарә Рәсүлебезнең хәдисе икәнен белеп бетермәүчеләр дә бардыр. Аны кайберәүләр бары тик мәкаль яки тормыштан алынган сүзләр дип кенә кабул итәр. Әмма Исламда әни кешегә булган мөнәсәбәт - ул үзе бер дәреслек, яшәү күрсәтмәсе. Боларны кечкенәдән аңлап, үзенә гомер бүләк иткән кешесен хөрмәтләп әйткән изге нәсыйхәтләрен тыңлап үскән бала ялгыш юлга кереп китмәс, чөнки ана кеше беркайчан да баласына начарлык теләми бит.  Үзе дә Ислам нуры белән яшәгән ана баласына туры юлны күрсәтә алыр. Ә бала боларны аңлап үскән очракта инсафлы шәхес булып җитешер.

Ислам дине, ирләр мотлак гаилә башлыгы булырга тиеш, ди икән, бу ирләрне хатыннардан өстен куюдан түгел бит. Ир кеше мал табарга, гаиләсен ашатырга, киендерергә тиеш дигәнне аңлата ул. Дөньяда ирләргә мал табу йөкләтелгән булса, шул малны исраф итми тиешенчә тоту хатыннар өстенә төшкән. “Хатыннарның бәрәкәтлесе - ирләргә мәшәкате җиңелрәк булганыдыр”, “Күп бала тапкан хатын бала тапмаган матур хатыннан Аллаһы Тәгалә каршында сөйкемлерәктер”, диелә хәдисләрдә.

Хәдисләр шулай ук ир - атларны да хатын - кызны кадерләргә, хаксызга рәнҗетмәскә өнди, дөньялыкта хатыннарына яхшылык күрсәтмәгән залим ирләрнең Аллаһы каршында гөнаһлы булуын искәртә. Хәдисләрдә тагы да: “Аллаһы Тәгалә хатыннарыгызга яхшылык кылуны васыять итә. Хатыннар сезнең аналарыгыз, кызларыгыз, апаларыгыз, сез аларга яхшылык кылырга бурычлысыз.”

Бергәләп дөнья көткәндә хатын нинди вазифа үтәргә тиеш соң? Ирнең тапканына риза булу, ирнең киңәше белән генә чыгымнар тоту, бара торган җиренә фәкать иреннән рөхсәт сорап кына бару, ир кайтканда тәмле ризык хәстәрләп, чиста, пөхтә киенеп, ачык көләч йөз, тәмле - татлы сүз белән каршы алып тәрбияләү. Ир өйдә югында кырында камил акыллы балигъ булган шаһит булмаса, ишектән чит ирләр кертү катгый тыела, чит ирләргә кул биреп, күрешү дә тыела. Балаларны иманлы итеп тәрбияләү, туган телгә ихтирам  уяту, каената - каенаналарга хәерле догаларын алырлык хезмәт күрсәтү иң изге гамәлләрдән санала.

Ислам этикеты буенча, хатын - кыз күзгә бәрелеп бармаган оялчан холыклы булырга, фәкать ире өчен генә бизәнергә, аңа бөтен юллар белән дә охшарга тырышырга тиеш. Ислам буенча хатыннар чиксез физик авырлыклар таләп иткән ил - дәүләт эшләрендә катнашмыйча, өйдә утырып балаларын гына тәрбияләргә тиеш. Бүгенге көндә моның нәкъ киресе күзәтелә, хатын - кыз күп эшли һәм арый. Аның балаларына да, иренә дә, өйдәге мәшәкатьләренә дә вакыты калмый. Шунлыктан җәмгыятебездә туган телен начар белгән, тәрбиялелек җитеп бетмәгән балалар үсә, тормышыннан ризасыз ирләр барлыкка килә, гаиләләрнең сәламәтлегенә зыян салына, җәмгыятебезнең тотрыклылыгы кими. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) тагы да әйткән: “Хатыннарның өч төрле сыйфатлары бар, ирләр ул саваплардан мәхрүм: беренчесе - хәез күрүнең савабы, икенчесе йөкле булуның савабы, өченчесе - ирләренә итәгать итүнең савабы.” Кайчан бер хатын йөкле булса, баласын тапканчы ничә көн кичерсә, һәр көне өчен гамәл дәфтәренә илле савап языла. Иренә итәгать иткән өчен, һәрбер көненә  алтмыш шәһит савабы языла һәм иренә итәгать итмәгән һәрбер хатынга, ире аннан разый булмаса, барча фәрештәләр гыйбадәте кадәр гыйбадәт кылса да, Хак Тәгалә ул хатыннан разый булмас. Биш вакыт намазын укып, иренә итәгать итсә, җәннәтнең сигез гөмбәзе ачыла, кайсы гөмбәздән теләсә, иреннән ун мең ел әүвәл җәннәткә керә.” Мөселман хатынының киемендә дә үзенчәлек вә кабатланмас матурлык бар. Хатын - кыз урамга киеп чыга торган кием, ирләрнең күзе төшмәсен өчен, тәнгә сыланып тормаска вә оят җирләрне яшерергә тиеш. Чәчләрнең дә яулык астында булуы шарт. Аңа урамда йөргәндә майка - күлмәкләр, кыска итәкләр рөхсәт ителми. Кием ямьсез, керле, бөгәрләнгән яисә пычрак та булырга тиеш түгел. Хәлбуки, бу тыюлар өйдә, ир алдында тулысынча бетә. Хәләл ирен ул елмаеп, киенеп - бизәнеп, чәчләрен таратып, шул исәптән, ачык күлмәктән дә каршы алырга мөмкин. Үз хәләл ире белән мөселман хатынына бөтенесе дә рөхсәт ителә. Бу аларга вә гаиләгә бәхет һәм шатлык китерә. Исламда хатын - кыз киеме берничә таләпкә җавап бирергә тиеш: кул чугыннан һәм биттән башка бөтен тәнне капларга; тән сизелеп тормасын өчен юка һәм үтә күренмәле булмаска; мода артыннан кумаска һәм ирләр киемен кимәскә; башкаларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп бизәнмәскә. Шушы таләпләр үтәлгән очракта, күрешү әдәбләренә дә тукталып китик:

Мөселман хатын - кызларына кайбер башка милләт вәкилләре кебек чит ирләр белән кочаклашып, үбешеп күрешү түгел, хәтта кул биреп күрешергә дә ярамый. Элгәре хатын - кызларның ирләрдән тел яшерү гадәте булган. Ирләр килеп сәлам биргәндә алар, авызларын яулык чите белән ябып, башларын ирләрдән икенче якка табарак боралар, ирләр биргән сәламне алмыйлар иде. Хәзер инде ул матур гадәтләр онытылды. Аннары Коръәндә: сәламне Аллаһы Тәгалә бүләк итеп бирде. Кайчан сезгә бүләк бирәләр икән, сез дә аңа арттырып бүләк бирегез, һич булмаса бәрабәрен бирегез, дигән аять бар. Ягъни: берәү әссәламегаләйкүм, дип сәлам бирә икән, аңа каршы, вәгаләйкүмәссәлам үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, дип өстәп сәлам бирергә куша Аллаһы Тәгалә. Бу аятьтә: “ирләр, хатыннар”, дигән сүз юк, монда Аллаһыбыз барыбызны да тигез күрә.

Бизәнү - ясану буенча исә түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: Иң яхшысы -хатын - кызга үзенең матурлыгын, берничек тә үзгәртмичә, һәм өстәмичә, шул килеш калдыру. Ә хәзер исә, хатын - кыз матурлык арттырам дип нәрсә генә эшләми җәмәгать, Аллам үзе сакласын гөнаһалардан! Ул тешләрнең, күзләрнең табигый төсләрен үзгәртү, чәч буяту, керфекләр ясату, янбашларны, күкрәкләрне, иреннәрне кабарту, ясалма тырнаклар үстерү, тәнгә ( татуировка) рәсемнәр ясату һ.б. шундый үзгәреш - бизәнешләр гөнаһалы кирәкмәгән эшләр булып тора. Шуңа да карамастан, әгәр өйдә булса, хатын - кызга җиңелчә бизәнү тыелмый. Ул өйдә хәләл ире өчен матур булып торырга тиеш. Моның өчен ул битен косметика белән бизи ала, үзен чиста һәм тәмле исле итеп тота. Хатын - кызга беркайчан да кашларын йолкырга ярамый. Тырнаклар озын булмасын өчен вакытында кисеп торырга кирәк. Күзгә сөрмә тартудан тыш, хатын - кызга өйдән читкә чыкканда грим куллану тыела. Ислемай (духи) кулланган хатын, әлегә исе бетми торып, өеннән чыгып китә алмый. Чит ир - атның күзен кызыктыра торган теләсә нинди бизәнү рөхсәт ителми, чөнки бу бозыклыкка китерә торган юл булып тора.

Үз туганыныңмы, үз иренеңме, үз балаларыныңмы, яки нинди дә булса чит кешенеңме гайбәтен сөйләп, аларның хакына төшкән хатын - кыз зур гөнаһ кыла. Чөнки дөньялыкта яшәгән вакытта авыздан чыккан һәрбер өн яки сүз өчен кыямәт көне хөкемендә җавап тоту бар. Шуңа күрә кеше хакына керткән төрле сүзләрдән, гайбәтттән азат булып, саф күңел белән яшәргә тырышырга кирәк. Кыз бала булачак әни кеше. Ана - бөек исем. Аллаһы Тәгалә әни кешене барчабыз алдында да шундый зур вазифалары булганга күрә бөек иткән дә инде. Әлхәмдүлиллә, безнең өчен тырышлык куйган әниләребезне хөрмәтләп, кыз балаларыбызны да безне олылый алырлык итеп тәрбияли алсак, без дөрес юлда булырбыз.

Тормышыбыз бизәге булган хөрмәтле хатын - кызларыбыз яшәешенә кагылышлы шушы әдәб һәм йолалар, кагыйдәләр җыелмасы онытылып тарих чүплегендә калмасын иде. Ә шулай да, әлхәмдүлилләһи шөкер, соңгы вакытларда арабызда үз асылында булган мөселман хатын - кызларыбыз, мөслимәләребез дә көннән - көн ешрак күренә. Бу бик тә шатлыклы күренеш. Димәк, милләтебезнең киләчәге иманлы юлда, иншә- Аллаһ.

 

                                                                  Мөнәвис Низаметдинов, Башкортстан һәм Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фото: islam.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас