Туймазы шәһәрендә урнашкан “Әл-Фатыйха” мәчете 1992 елда төзелеп, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы “Мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы” составына керә. Имам-хатыйплары Рим Әхтәм улы Шәяхмәтов 1996 елдан җитәкчелек итә. 2012 елда мәчеттә Сүриянең Югары мөфтие дә булган.
“Әл-Фатыйха” мәчете катгый Ислам кануннары буенча төзелгән. Яшел төскә буялган бер катлы бина. Фасадында бернинди бизәк тә юк. Биек манара гына аның мәчет булуын күрсәтә. Тышкы яктан да, эчке яктан да тыйнак бизәлгән, бернинди артык чуар архитектура бизәкләре кулланылмаган, диварларын Коръән аятьләре генә бизи. Гыйбадәтханә ике өлешкә бүленгән: ислам традициясе буенча намаз уку өчен ике – ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары бар. Мәчет каршында китапханә эшли, анда дин мәсьәләләренә кагылышлы китаплар, гыйбрәтле нәсерләр, видеоматериаллар, догаларның аудиоязмалары бар. Шулай ук дин тотучылар һәм аларның балалары өчен Ислам бәйрәмнәре – Ураза, Корбан уздырыла.
Рим Әхтәм улы бүгенге көндә Шаран һәм Туймазы районнары мәчетләренә имам-ахун да булып тора.
- Туймазыда бүгенге көндә ике мәчет эшли, Әлхәмдүлилләәһ, җомга намазларына 200ләп кеше йөри, шунсы куандыра – яшьләр мәчеткә бик күп йөри, – дип бәян итте Рим Әхтәм улы. – Мәчеттә никахлар укыйбыз. 2017 елда халык соравы буенча мәетханә ачтык, анда мөселман булып дөньядан киткәннәрне госелләндереп, кәфенгә төреп, җеназасын укып соңгы юлга озатабыз. Халык бу хезмәттән бик канәгать булды, чөнки өйдә юу мәшәкатьле эш. Юган суын кая итәргә белмиләр. Туймазы, Ярмәкәй, Шаран, Бакалы районнарыннан киләләр.
Мәчеттә көн саен укулар бара, балалар, олылар, хатын-кызлар йөриләр. Мәчеттә укулар бара икән, димәк, аның киләчәге бар дигән сүз. Мәчетнең бер канаты намаз булса, икенче канаты – дәресләр, укулар алып бару. Адәм баласының вазыйфасы – бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу.
Шөкер кылсагыз, Аллаһы Тәгалә арттырып бирермен дигән. Аллаһка шөкер, мәчет тулы халык йөри, садәкасын салып торалар, мәчетнең коммуналь хезмәтләрен түләргә җитә. Аллаһы Тәгалә тынычлык бирсен, барлык сугышларны да туктатсын. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр – вакыт, сәламәтлек, тынычлыкның үткәч кенә кадерен беләбез. Шуңа булганына канәгать булып, шөкерана кылып яшик. Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, тәүфыйкь-һидаяттә яшәргә насыйп булсын. Кабергә салгач та ике фәрештә килеп: “Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди?” – дип сорарлар. Дөрес җавап бирсәң, каберең нурланыр, киңәер, җәннәт исләрен иснәп ятарсың, ди. Барыбызга да шушы нигъмәтләрне күрергә насыйп булсын. Аннан, намазың дөрес булырга тиеш, намазга игътибар бирергә кирәк. Пәйгамбәребез с.г.с. сәхабәләреннән: “Кемнең банкрот икәнен беләсезме?” – дип сорады. Кешенең гайбәтен сөйләп, канын түккән, сугышып йөргән кешеләрдән рәнҗетелгән кешеләр изгелекләрен тартып алырлар ди. Менә шул кеше банкрот кеше була ди. Гамәлләребез ихлас булырга тиеш. Җәһәннәмгә беренче булып кешеләр алдында мактаныр өчен генә Коръән укыган, садәка биргән, дин юлында йөргән кешеләр утын булырлар. Ихласлык булырга тиеш, ният чиста, дөрес булырга тиеш. Кеше хакы сакланырга тиеш. Аллаһы Тәгалә сезнең кыяфәтегезгә карамас, күңелегезгә карар, ди. Шунда гына дин була ул.
Мулла булу җиңелме?
Миргасыйм хәзрәт Шакиров, Татар Олкан авылы имам-хатыйбы:
- Ни генә уйласак та, кайда гына йөрсәк тә, тәкъдир дигән нәрсә бар. Кеше кайбер чакта усаллашып карый, тиргәшеп карый, үзен кешедән өстенрәк куеп карый, Аллаһы Тәгалә барсын да урынына куя. Белми генә: “Хәзрәтләргә рәхәт, бәлеш төбе генә ашап йөриләр”, - диләр. Мин аларга: “Бәлеш ашаганчы бөтен җаның-тәнеңне биреп 7-8 ел укырга кирәк”, - димен. Шуннан телеңне тыярга кирәк. Пәйгамбәребез с.г.с. әйтте: “Кешенең серен саклау – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бер бүләге”. Син имам булып эшлисең икән, кеше сиңа кереп серен сөйли, син урамга аны чыгып сөйләп йөри алмыйсың. Син хәзрәт түгел, хәсрәткә әйләнәсең. Әллә нинди гаилә серләре белән киләләр. Бер ир килгән: “Хатынны аерам, әйбәт тәрбия бирмәгәннәр”, - ди. “Ничә ел яшисез?” – димен. “15 ел”, - ди. Ташлау ул – бер мизгел. Ташладың, чыгып киттең. Синең бит ике бала бар. Шул балалар синнән башка берәр кешегә кирәкме? Кызларын сиңа үстереп биргәннәр, син аны хатын итеп алгансың, үзеңә ничек кирәк, шулай тәрбиялә. Мәчеткә хәзрәт янына килгән кешеләр бала шикелле. Күңелеңне, җаныңны биреп эшлисең икән, сине хөрмәт итә башлыйлар. Бер акыл иясе әйткән: бу дөньяда ике әйберне сатып алып булмый – мәхәббәт һәм хөрмәтне. Өстәлгә сугып кына хатыныңнан яраттыра алмыйсың. Үзең ярата бел башта.. Тәртипне гаиләдән башла дигән Пәйгамбәребез с.г.с. Хатының белән мөнәсәбәтең ничек, балаларың белән.
Мәчет каршында мәетханә ачтык. Мөселман кешесен ахирәткә госеләндереп озатырга кирәк. Бу – фарыз-кифая була. Бер кеше аны башкарса, барча җәмәгатьнең өстеннән төшә. Мәет юу ул – бәлеш ашау түгел. Кайчакта усал да булырга туры килә имамнарга. “Сезнең мәет юганыгыз бармы?” – димен. Пәйгамбәребез с.г.с. әйткән: эшләгән кешенең маңгаенда тире кипкәнче хакын түләгез дигән. Юып кара да шуннан әйтерсең димен. Мәет юар өчен бик кыю булырга кирәк.
Беренче тапкыр мәчеткә килгән кешедә мәчеткә башка килмим дигән тойгы калдырырга ярамый. Дин бик четерекле ул. Мәчетләр белән судлашкан кешеләр бар. Ике фәрештә кылган гамәлләрне язып бара, бөтен сүзегез өчен җавап бирәсегез бар, бит димен. Фетнә чыгаручылар бар. Фетнә кеше үтерүгә караганда да зуррак гаеп, җинаять. Фетнәче барып әйтте дә, кешене теткәлиләр, ә ул тыныч кына өендә чәй эчеп утыра.
Тәрбия – хатын-кыздан башлана
Роза Хәмзә кызы Галәммова, мөгаллимә:
- Мин бу мәчеттә 2012 елдан бирле гыйлем дәресләре алып барам. Үзем тумышым белән Бүздәк районыннанмын. Кияүгә чыгып килдем дә 46 ел инде Туймазыда яшим. Татарстанда мәдрәсә тәмамладым. Мәчеттә хатын-кызлар, балалар белән тәрбия эше алып барабыз. Әдәп, әхлак безнең уку планына кергән. Әдәбең, әхлагың булмаса, гыйбадәтләрең кабул булмавы мөмкин. Мәчеткә укырга хатын-кыз күп йөри, мин бик шатмын. Хатын-кыз тәрбияче бит ул. Пәйгамбәребез с.г.с. хатын-кызларны мәчеткә йөрүдән тыймагыз, гыйлем алсыннар дигән. Өйдә хатын-кыз дингә керсә, ул өйгә дин тулысынча керә. Ир-ат керсә, ишек төбендә генә тора, диләр. Остазым әйткән сүз дә бар: килер шундый бер вакыт, дин хатын-кызның итәгенә ябешеп барыр дигән. Шушы вакыт җитте дип уйлыйм. Мәчетебездә көн саен дәресләр бара. Әхлакны балалар бакчасыннан ук өйрәтсәләр әйбәт булыр иде. Ислам диненең нигезен аңлатабыз, намаз, иман шартлары. таһәрат, аннан гына тәҗвид, грамматика, Коръән укый башлыйбыз.
Ләйсән Каспранова фотосурәтләре.