Барлык яңалыклар
10

Рамазан айлары «Заман»да ифтарлар белән икеләтә мәгънәле уза

Ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр…

Рамазан айлары «Заман»да ифтарлар белән икеләтә мәгънәле уза
Рамазан айлары «Заман»да ифтарлар белән икеләтә мәгънәле уза

Ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр…

Айларның солтаны булган Рамазан ае дәвам итә. Бу айда ифтар үткәрү – мөселман кешеләренә хас күркәм гамәлләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган кардәшеңә бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул. «ZAMAN» хәләл ресторанында уздырылучы ифтар мәҗлесләре әнә шул юмартлыкның бер дәлиле.

«Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», — диелә хәдистә.

Уфада “ZAMAN” рестораны ачылганнан башлап, ифтарлар үткәрелә. Затлы һәм хәләл ризыклар тәкъдим итеп шундый күркәм мәҗлесләр үзәгенә әверелә баруыбыз бик сөенечле. Әмма ләкин без арытаба да күбрәк эшләргә, тагын да күркәмрәк нәтиҗәләргә ирешергә йөз тотабыз.

    Безнең ифтарлар уздыру гамәлләре – ризык, тәгам җыюга гына кайтып калмый, ул зур рухи тәрбия асылын үзәккә алган олуг бәйрәм. Ифтарлар  – якындагыларга карата игътибарлы булу, бердәмлекне ныгыту, күңелендә иман нигезләре булган, шуңа йөз тоткан мөселман кардәшләрнең бергә җыелуының матур әһәмиятен күрсәтү ул. Мондый күркәм чаралар белән арытаба да мохтаҗларга бергәләп зур ярдәм күрсәтә алырбыз, дип ышанабыз. Безнең максат – Рамазан аеның бәрәкәтен арттыру, күбрәк кешеләр өчен җылы һәм юмарт мохит тудыру!

Изге Рамазан аенда һәр мөселман кардәшебез «ZAMAN» ресторанында хәйрия ифтарларына ярдәм итеп, изге эш башкара, ягъни һәркем ифтарларга иганәче була ала. Күңеле җиткән һәр кеше ифтар сәдакәсе белән үзе теләгәнчә мәрхәмәтлелек кыла  – кешеләрне Рамазан аенда ифтар белән сыйлый ала.

Инде икенче ел хәләл ресторан күркәм хәстәрлек белән Уфа мәчетләрен һәм мәдрәсәләрен ифтар белән тәэмин итә. Узган ел, Рамазан аенда, без шәһәрнең өч мәчете – беренче Җәмигъ мәчете, «Хәмзә» мәчете һәм «Ихлас» мәчете белән хезмәттәшлек иттек. Күпсанлы ураза тотучы мөселман кардәшләргә ифтарлар оештырылды., “ZAMAN” да ул быел да дәвам итә. Безнең хезмәткәрләр һәм волонтерлар һәр көнне шундый кешелекле һәм киң күңелле кардәшләребезнең ярдәмен тоеп, иганәчеләр фатиха биргән изге эшнең шаһиты була – ихластан ярдәм йөзеннән тәгаенләгән тәмле һәм затлы ризыклардан әзерләнгән ифтар сәдакәләре Уфа мәчетләренә һәм мәдрәсәләренә барып җитә, мохтаҗлар шатлыклы ризыклы була.

Изге Рамазан аенда һәркем хәләл ризыклар тәкъдим итүче “ZAMAN” ресторанында ифтарларга иганәче була ала. Рамазанда ураза тотучыларны, мохтаҗларны ашату бик күркәм гамәл! Бер кешелек ифтарның бәясе — 399 ₽. Сораулар туса: 8 927 354 62 63.

Аллаһ ризалыгы өчен шундый саваплы, зур һәм якты эшкә кушылып өлгерегез, хөрмәтле мөселман кардәшләр!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: