Барлык яңалыклар

Күзгә, борынга сала торган дарулар уразаны бозамы?

Ураза тоту турында кирәкле сораулар. 

Күзгә, борынга сала торган дарулар уразаны бозамы?
Күзгә, борынга сала торган дарулар уразаны бозамы?

УРАЗА ТОТУ ТУРЫНДА КИРӘКЛЕ СОРАУЛАР

 -Онытылып китеп, көндез су эчсәң, ризык капсаң, ураза бозыламы?

– Онытылып китеп эшләнгән икән, ризыкны чәйнәгән вакытта исеңә төшә икән, бу очракта ураза бозылмый. Ләкин ашауны туктатырга, авыздагы ризыкны чыгарырга кирәк. Шул минуттан ашау-эчүне туктатсаң гына ураза бозылмый.

– Ураза вакытында тәмәке тартырга рөхсәт ителәме?

– Тәмәке уразаны боза. Тәмәкедән арына алмаган кеше – җәннәтне тәмәкегә алмаштырган кеше белән бер. Кеше нәрсә югалтканын үзе аңларга тиеш.

– Ураза вакытында мунча, душ, ваннага керергә мөмкинме?

– Авыздан, борыннан, арткы яктан су кермәсә ярый. Андый куркыныч булмаса, су керергә дә, юынырга да мөмкин.

– Авызыңны, борыныңны чайкарга ярыймы?

– Тамактан эчкә үтмәсә ярый. Ашау вакытында уразада икәнеңне исеңә төшереп, «ярар инде» дип, ашавыңны дәвам итсәң, ураза бозыла. Ул көн өчен яңадан ураза тотарга туры киләчәк.

- Күзгә, борынга сала торган дарулар уразаны бозамы?

– Тамак аша үткән һәр әйбер уразаны боза. Борынга, колакка салган тамчыларны тамак сизә икән, бу уразаны боза дигән сүз. Үзем дә сынап карадым аны, чыннан да ул тамак аша үтә. Күзгә салган дару тамактан үтмәсә, дару салуның гөнаһы юк.

- Ураза вакытында хатын-кызның күреме килсә, ураза бозыламы? Төшкә кадәр килсә, бозылмый, тотып бетерергә ярый дигән сүзләр бар...

– Күрем көннең кайсы вакытында килсә дә, ураза бозыла. Ул көнне кеше ураза тотмаска тиеш. Рамазан аеннан соң ул каза кылып, тотып бетерергә тиеш була.

– Ураза вакытында коссаң, ураза бозыламы?

– Үзең теләмичә коссаң, ураза бозылмый. Үзең теләп, үз-үзеңне костырсаң, ураза бозыла.

Ураза тотуга кагылышлы сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: