Динебез – Ислам
11 март 2025, 00:54

Ураза аеның икенче ункөнлеге башланды (Гафу үтенү догасы)

Гөнаһлары ярлыканып, тәүбәләр кабул ителә торган көннәр. 

Ураза аеның икенче ункөнлеге башланды (Гафу үтенү догасы)Ураза аеның икенче ункөнлеге башланды (Гафу үтенү догасы)
Ураза аеның икенче ункөнлеге башланды (Гафу үтенү догасы)

 Без барыбыз да Аллаһның ярлыкавына мохтаҗ, чөнки хаталанмаган һәм нинди дә булса гөнаһ кылмаган кеше юк.

Хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйтә: “Адәм балаларының барысы да хаталана, ә хаталанучыларның иң хәерлесе – тәүбә итә торганы”. Тәүбә итү һәрвакытта да бик зур гыйбадәтләрдән санала, әмма изге Рамазан аеның икенче ункөнлеге тәүбә-истигъфар өчен махсус вакыт буларак тәгаенләнә. Шуңа күрә шушы көннәрдә ураза тотучы мөселманнар гөнаһларын, бәндәчелек белән кылган хаталарын гафу итүен сорап, Аллаһ Тәгаләгә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шунысын да истә тотарга кирәк: Аллаһтан ярлыкау-кичерүне сораудан тыш, үпкәләтелгән кешеләрнең дә гафу итүе бик мөһим.

Кайчакта бер-береңә дәгъва белдерергә, авыр сүзләр ычкындырырга, шул сәбәпле үзара үпкәләшергә дә туры килә. Кайчакта кешенең күңеле төшкән чагы да була – нәкъ менә шундый очракта ул туганын яки дустын, йә хезмәттәшен үпкәләтергә мөмкин. Кемдер иптәшенә ниндидер вәгъдә биреп, шуны үтәргә оныта һәм шуның белән иптәшенең хәтерен калдыра... Кыскасы үзара үпкәләшүгә сәбәпләр бик күп булырга мөмкин. Шулай ук кеше Аллаһ кушканны үтәмичә яки тыелганны эшләп гөнаһ кылырга мөмкин. Шуңа күрә хаталардан, гөнаһлардан үкенү, Аллаһы Тәгалә каршында да, кешеләр алдында да гафу үтенү – мөселманнар өчен бик кирәкле гамәлләрдән санала. Әлеге гамәл “тәүбә-истигъфар” дип атала.

Тәүбә-истигъфар кылыр өчен, гадәттә, ике рикәгать тәүбә намазы укыла, соңыннан ике кулны учлары белән өскә каратып шушы дога укыла: ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺӘ, ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺӘ, ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺӘ ТӘГӘӘЛӘӘ МИН КҮЛЛИ ЗӘНБИН ӘЗНӘБТҮҺҮ ГӘМДӘН ӘҮ ХАТА-ӘН СИРРАН ӘҮ ГӘЛӘӘНИЙӘҺ... ҮӘ ӘТУУБИ ИЛӘЙҺИ МИНӘЗЗӘМБИЛЛӘЗИИ ӘГЛӘМҮ ҮӘ МИНӘЗЗӘМБИЛЛӘЗИИ ЛӘӘ ӘГЛӘМ. ИННӘКӘ ӘНТӘ ГӘЛЛӘӘМҮЛ ГУЙЙҮҮБ(Е)... Мәгънәсе: “Гафу үтенәм Аллаһтан, гафу үтенәм Аллаһтан, гафу үтенәм бөек Аллаһтан һәрбер гөнаһтан – кылган булсам аны белә торып яки хаталанып, яшерен яки белдереп. Һәм тәүбә китерәм (Аллаһка) шул гөнаһтан, кайсысын мин беләм, шулай ук тәүбә кылам шул гөнаһтан, кайсысын мин белмим. Чыннан да Син яшерен нәрсәләрне дә белүче!..”.

Чыганак: Ришат хәзрәт Курамшин сөйләгәннәрдән.

Эльвира Әхмәлуллина фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас