Динебез – Ислам
4 март 2025, 05:28

Тәлгать Таҗетдин: "Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра"

Рамазан ае – олы бәйрәм. Бу аебызны шатлык-сөенеч белән үткәрик.

Тәлгать Таҗетдин: "Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра"Тәлгать Таҗетдин: "Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра"
Тәлгать Таҗетдин: "Рамазан 11 ай буена җыелган гөнаһның бөтенесен яндыра"

Үзәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Казанга ифтарга килгән, - дип яза Интертат. Анда ул кыскача гына вәгазен сөйләгән: 

– Ашарга пешерәсе дә, әзерлисе дә юк. Ашыйсы да, аннары аннан бушанасы да юк – гел рәхәт шикелле. Ләкин Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтенә мохтаҗ иттереп яраткан безне. Аллаһы Тәгалә, ачыккан кешеләрнең хәленә керү өчен Рамазан аенда ураза тотуны фарыз иткән. Ураза тотучыларга теләгем шул: Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Рамазан аеннан сак була күрегез, чөнки ул – Аллаһның ае», – ди. 11 ай буена ашыйсыз-эчәсез, кинәнәсез, бу айда гына булса да саграк булып, ураза тотып үткәрергә куша. Чөнки бу ай – 11 ай буена җыелган гөнаһларның бөтенесен «яндыра». Чүпне яндырган кебек.

Рамазан ае – олы бәйрәм. Бу аебызны шатлык-сөенеч белән үткәрик. Хәзер ураза тотуыбыз – үзе бер бәйрәм. Тормышларыбызны шатлык-бәрәкәттә, киләчәк рамазаннарда күрешергә язсын. Адәм баласы: «Ялгыш кына булды, хатын да усал, җитәкче дә усал, гафу ит инде», – дигән вакытта, Аллаһы Тәгалә: «Диңгезләрдәге дулкыннар, сахралардагы комга кадәр гөнаһларың булса да, гафу итәрмен», – дигән. Рамазан шәриф мөбәрак булсын, – дип теләкләрен җиткергән мөфти.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас