Бүген кич кояш баю белән айларның солтаны булган Рамазан ае тулы куәтенә керә. Ел буена сагынып көтелгән, күңелләрне хозур белән тутырган бөек ай башлану белән һәрбер гәзит укучыбызны тәрбик итәбез. Өммәтебезгә бүләк итеп бирелгән бөек мөмкинлекне тиешенчә файдаланып, Рамазанның чиксез савапларына ирешүләр насыйп булсын! Бу айның бәрәкәте һәр гаиләгә, һәр өйгә керсен , күңелләр шатлык белән тулсын! Илебезгә тынычлык килсен, халыклар иманга кайтсын, Рамазан мөбарәк булсын!
Ишектә – бөек Рамазан... Сез аны көттегезме? Җир шарының һәр почмагында яшәүче миллионнарча иман ияләре аны сагынып каршы ала. Гөнаһлардан арыну, күп саваплы гамәлләр кылу, ихласлыкка, тәкъвалыкка ирешү нияте аларга дәрт өсти, дәрман бирә.
Рамазан – Коръән ае. Зур галимнәр бөтен эшләрен читкә куеп, намаздан арынган һәр минутын Коръән Кәримне укуга багышлаган. Имам Әбү Хәнифә, имам Шәфигый (аларга Аллаһның рәхмәте булсын) бер айда аны 61 тапкыр укып чыкканнар.
Рамазан – юмартлык ае. Ятимнәргә, мескеннәргә, шәкертләргә зәкят һәм садәкалар бирелә. Хәлле мөселманнар мохтаҗларга ярдәм күрсәтә.
Рамазан – изгелек ае. Бу айда ифтар мәҗлесе оештырып, туганнар, якыннар белән очрашып, бергәләп Коръән һәм вәгазъ тыңлау араларны якынайта, мөселманнар арасында дуслыкны ныгыта.
Рамазан – тәүбә-истигъфар ае. Сәхәрдә һәм намазларда, авыз ачканда, гомумән, көн дәвамында тәүбә-истигъфарны мөмкин кадәр күбәйтергә кирәк.
Рамазан – догалар ае. Ураза тотучының ураза чагындагы догасы кабул була, авыз ачкандагы дога кире кайтарылмый. Нинди хаҗәтең булса, шуны сорарга, бигрәк тә җәннәткә кертүне һәм җәһәннәм газабыннан коткаруны сорап күп догалар кылырга тиешле. Менә ул дога:
“Әллааһүммә! Иннии әс-әлүкәль-җәннәтә үә әгүүзү Бикә мин-ән-нәәр”.
Үз телең белән: “Әй Аллаһым! Мин Синнән җәннәтеңне сорыймын һәм җәһәннәм утыннан Сиңа сыенам!” – дип әйтсәң дә була.
Рамазан – чиксез саваплар ае. Аларны фәрештәләр язып бетә алмый. Бөек Раббыбыз Рамазан өчен әҗерне Үзе бирәчәк, ураза тотучылар Раййан ишегеннән җәннәткә керәчәк. Һәммәбезгә шул ишектән керүләр насыйп булсын!
Рәхмәте чиксез, Гафу Итүче
Бөек Раббыбызның исемнәре бик күп, аларның ачыгы да, яшерене дә бар, чын исәбен дә Ул Үзе генә белә. Аларның кайберләрен Ул Коръән Кәримдә күрсәткән, ә кайсыларын сөекле Пәйгамбәре (с.г.с.) хәдисләрдә санап үткән. Шулардан 99 исеме – күркәм исемнәрдән санала. Мөселман кеше аларны өйрәнергә, ятларга, гамәлдә кулланырга тиеш. Мәсәлән, ризык сораучы үзенең догасында: “Йәә Раззәәк! Йәә Кәриим!” - дип мөрәҗәгать итә. Гыйлем сораучы: “Йәә Галиим! Йәә Фәттәәх!” –дип дога кыла, үзенә гыйлем ишекләрен ачуны сорый.
Бәрәкәтле Рамазан аенда мөселманнар иң тәүдә Раббыбыздан гөнаһларны гафу итүен сорап догалар кыла, “Әстәгъфируллааһә үә әтүүбү иләйһи” дип мөмкин кадәр күбрәк кабатларга тырыша. Догаларда: “Йәә Гафуур! Йәә Рахиим!” дип Аллаһу Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез. Бөек Раббыбыз тәүбә кылучыларның гөнаһларын Гафу итүче – Әл-Гафуур, чиксез рәхимле Зат – Әр-Рахиим. “Әль-Гафувву” исеме белән Ул гөнаһларны гафу итеп, эзе дә калмаслык итеп сөртеп ала. Чиксез рәхмәте белән гөнаһларны ярлыкап, гамәл дәфтәренә аларны савап итеп язуы да мөмкин. Шундый бәхеткә ирешкән ихлас бәндәләр Кыямәт көнендә гамәл дәфтәрендәге зур савапларга гаҗәпләнгәндә аңа: “Болары синең гөнаһларың урынына язылган әҗерләр”, - диеләчәк.
Шәрәфле Рамазанда күп тәүбә-истигъфарлар кылыйк. Гөнаһлардан арынып, саваплы гамәлләргә керешик, чөнки бу айда һәр изге эшкә рәхмәт ишекләре ачыла, тәүбәләр һәм догалар кабул була.
Көн саен әйтсәк...
“СүбхәәнӘллааһи үә бихәмдиһии әстәгъфируллааһә үә әтүүбү иләйһи”.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе. СүбхәәнӘллааһи - Аллаһ бөтен кимчелектән пакь; үә бихәмдиһии – һәм Аңа мактау-шөкер булсын. Әстәгъфируллааһә – Аллаһның гафу итүен сорыйм; үә әтүүбү – һәм тәүбә кылам; Иләйһи – Аның алдында.
Бу тәүбә-истигъфар догасын сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд (салләллааһу гәләйһи үә сәлләм) “Ән-Насыр” сүрәсе иңгәннән соң, үләргә бик аз вакыт калганда укыган. Аллаһу Тәгалә ул сүрәдә: “Бөек Раббыңны мактап тәсбихлар әйт һәм Аңардан гафу итүен сора. Хакыйкатьтә Ул тәүбәләрне кабул итүче” дип әмер итә.
Әгәр әлеге тәсбих белән тәүбә-истигъфар догасын иртән кояш чыкканчы, кич кояш баеганчы 100 әр кат укысак, без Аллаһу Тәгаләнең Коръәндәге әмерен һәм сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сөннәтен үтәгән булабыз. Раббыбыз гамәлләрнең аз булса да даими кылынганын ярата.
Олуг истигъфар догасы
Әстәгъфируллааһәл-Газыыймәлләзии ләә иләәһә илләә Һувәль-Хәййүль-Каййүүмү үә әтүүбү Иләйһи (3 тапкыр).
Бу – олуг тәүбә-истигъфар догасы. Аллаһның Илчесе (с.г.с.): “Бу доганы ихласлык белән укыган кешенең гөнаһлары, хәтта ул яу яланыннан качкан кеше булса да, гафу ителәчәк”, - дип белдергән. Ни өчен бу тәүбә-истигъфар зур дәрәҗәгә лаек соң? Раббыбызның Әл-Хәййү – Мәңге Тере булучы һәм Әл-Каййүүмү – Барчасын Үз идарәсе астында тотучы Куәт Иясе мәгънәләрен эченә алган бөек исемнәре булганлыктан, бу тәүбә-истигъфар шулай югары кыйммәткә ия, дип аңлата галимнәребез.
Әлеге тәүбә-истигъфарны өч тапкыр укырга берничә минут җитә. Шуңа күрә намазга басканда, Коръән укыр алдыннан, гомумән, мөмкин кадәр ешрак куллану җанга җиңеллек бирә, күңелне сафландыра.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе. Әстәгъфируллааһә – Аллаһның гафу итүен сорыйм; Әл-Газыыймә – Чиксез Олуг булган; Әлләзии – Ул шундый Зат; ләә – юк; иләәһә – табына торган зат; илләә – башка; Һувә – Ул; Әль-Хәййү – Мәңге Тере булучы; Әль-Каййүүмү – барчасын Үз Идарәсе астында Тотучы; үә әтүүбү – һәм тәүбә кылам; Иләйһи – Аның алдында.
Мәгънәви тәрҗемәсе. Чиксез Олуг, Мәңге Тере булган һәм барчасын Үз идарәсе астында тоткан Куәт Иясе Аллаһның гафу итүен сорыйм. Ул шундый Заттыр ки, Аннан башка табыныр иләһ юк һәм Аның алдында тәүбә кылам.
Гөнаһларны сөртүче дога
Аллаһу Тәгаләнең иң бөек Пәйгамбәре Мүхәммәд (с.г.с.) Үзенең сөекле хатыны Гайшә радыйаллааһу гәнһәгә кадер кичендә түбәндәге доганы укырга тәкъдим иткән.
Әллааһүммә! Иннәкә Гафуввун, Кәриимүн, түхиббүль-гафвә фәгфү гәннии.
Әллааһүммә – Әй Аллаһым! Иннәкә – хакыйкатьтә Син; Гафуввун – Гафу Итүче (гөнаһларны сөртеп, эзен дә калдырмыйча гафу Итүче); Кәриимүн – Юмартлык иясе; түхиббү – Син яратасың; гафвә – гафу итүне; фәгфү – гафу ит, сөртеп ал; гәннии – миннән.
Мәгънәви тәрҗемәсе. Әй Аллаһым! Хакыйкатьтә Син гөнаһларны сөртеп, эзе дә калмаслык рәвештә Гафу Итүче, Юмарт Затсың, гафу итүне яратасың. Минем гөнаһларымның барысын да сөртеп, гафу ит.
Сәхәр догасы
Нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан Лилләәһи Тәгәәләә.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе. Нәвәйтү – ният кылдым; ән әсуумә – ураза тотарга; саумә шәһри Рамадаанә – Рамазан аеның уразасын; минәл-фәҗри – таң вакытыннан алып; иләл-мәгъриби – кояш батканчы; хаалисан – ихласлык белән; Лилләәһи Тәгәәләә - Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен.
Мәгънәви тәрҗемәсе. Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Ифтар догасы
Әллааһүммә Ләкә сумтү үә Бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәвәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү. Фәгъфирлии йәә Гаффәру мәә каддәмтү үә мәә әххартү.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе. Әллааһүммә - Әй Аллаһым! Ләкә сумтү – Синең өчен ураза тоттым; үә Бикә – һәм Сиңа; әәмәнтү – иман китердем; үә гәләйкә – һәм Сиңа; тәвәккәлтү – тәвәккәл кылдым; үә гәләә ризкыйкә – һәм Синең ризыгың белән; әфтартү – ифтар кылдым. Фәгъфирлии – гафу ит миңа; йәә Гаффәру – әй гөнаһларны Ярлыкаучы; мәә каддәмтү – әүвәгеләрен; үә мәә әххартү – һәм соңгыларын.
Мәгънәви тәрҗемәсе. Әй Аллаһым! Шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл кылдым. Синең ризыгың белән авыз ачтым. Әй гөнаһларны Гафу итүче Аллаһым! Минем әүвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да ярлыка!
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото: dumrt.ru