Вологда өлкәсендә мөселман кешесе изге Николай Чудотворец соборында намаз укыган. Бу хәлдән соң Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов әгәр чиркәүдә хезмәт итүче (служитель. - Авт.) каршы булмаса, дини яктан мондый гамәлләрне кылырга мөмкин, дип белдерде. Җәнҗал купкан. Протоирей Андрей Ткачев Галәветдинов сүзләренә җавап итеп, мөселманга дога кылу өчен эчке игътибар, фикерләү җитә, ә намазлык куллану һәм риталь хәрәкәтләр башкару – “традицияләрне боза торган провокация”, диде.
“Гыйбадәтханәгә керә ала ул, дин тотучылар арасында басып тора ала, эчтән генә, үзе белгәнчә, дога кыла ала. Моны кешегә беркем һәм беркайчан да тыймаячак”, – дигән Ткачев.
“Регнум” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Марина Әхмәтова үзенең Телеграм-каналында әлеге ир-ат нигә православие гыйбадәтханәсенә барган дигән сорау биргән. “Монда сорау туа – нинди максат белән мөселман кешее чиркәүгә намаз укырга барган? (...) Башка дин вәкилләрен аларның гыйбадәтханәсендә борчыганчы, ул намазны төшереп калдырып, соңыннан аны компенсацияләү яхшырак”, – дип язган ул.
Русия мөселманнар нәзарәте рәисе урынбасары һәм Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдиновның православие чиркәүләрендә намаз укырга рөхсәт итү – җитди нәтиҗәләргә китерә алырга ихтимал тирән һәм җитди провокация, дип белдерде Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Кирилл Кабанов.
Җәмәгатьче Галәветдиновның гамәлләрен уйлап чыгарылган “дача буенча күрше”нең үз-үзен тотышы белән чагыштыра. Күрше, имеш, “туганнар һәм агай-энеләргә” чит йортка барып керергә, кеше кроватенда йокларга һәм анда төрде йомышлар йомышларга рөхсәи иткән.
“Күршенең глобаль һәм хәйләкәр уе бар: ул үзенең “агай-энеләре” ярдәмендә сезне гүзәл йортыгыздан куып чыгарып, арытаба анда рәхәтләнеп яшәргә тели”, – ди Кабанов.
Җәмәгатьче Русиядә православие динен тотучыларга “вакыйгаларның агрессив үсешенә” әзерләнергә кирәк, дип өстәгән. Чөнки Галәветдиновның сүзләре мөселманнар белән бәрелешләр өчен нигез әзерли.
Ә сез мөселман дине тотучы кешенең чиркәүдә намаз укуына ничек карыйсыз?
Чыганак: lenta.ru