Динебез – Ислам
20 февраль 2025, 07:36

Шәрәфле Рамазан килә

Дөнья мөселманнары сагынып көтеп алган Рамазан ае башланырга бер атна вакыт калды. Киләсе җомга – 28 февральдә кич белән миллионлаган мәчетләрдә тәравих намазы укыла башлаячак.

Шәрәфле Рамазан киләШәрәфле Рамазан килә
Шәрәфле Рамазан килә

Сәхәр һәм ифтар вакытында, намазлардан соң үзебез һәм якыннарыбыз өчен, өммәтебез һәм халкыбыз өчен, Ватаныбыз иминлеге өчен күп догалар кылырга кирәк. Бүгенге санда тәравихтагы тәсбих догасы һәм Рамазан аендагы уразага бәйле кайбер мәсьәләләргә тукталабыз. Һәммәбезгә бу шәрәфле айның кадерен белергә, Аллаһу Тәгалә риза булырлык гамәл –гыйбадәтләр кылырга насыйп булсын

Тәравих намазы тәсбихы

Хөрмәтле редакция! Тәравих намазында күмәкләп кычкырып укыла торган дога йөрәкләргә үтеп керә. Шуның тәрҗемәсен бирсәгез, бик рәхмәтле булыр идем.

                         Наил Кашапов, Борай районы.

Элек-электән безнең мәчетләрдә күмәкләп укылган тәравих намазы догасында Аллаһу Тәгаләнең иң күркәм исем һәм сыйфатлары мактала. Һәм шулай ук Аңа истигъфар кылу, җәннәтне сорау, җәһәннәм газабыннан коткаруны үтенү кебек иң кирәкле догалар кылына.

Сүбхәәнәҙиль-мүлки үәль-мәләкүүт. Сүбхәәнәҙиль-Гыйззәти үәль-Гаҙәмәти үәль-Кудрати үәль – Киберийәә-и үәль-Җәбәруут. Сүбхәәнәль-Мәликиль-Хәййилләҙии ләә йәмүүт. Сүббүүхүн Кутдүүсүн - Раббүнәә үә Раббуль-мәләәәә-икәти үәр-Руух. Ләә иләәһә илләллааһ. Нәстәгъфируллааһ. Нәс-әлүкәль-җәннәтә үә нәгүүҙү Бикә мин-ән-нәәр.

Сүбхәәнә – бөтен кимчелектән пакь; ҙиль-мүлки үәль-мәләкүүт – бөтен ачык һәм яшерен нәрсәләр Иясе; Сүбхәәнә – бөтен кимчелектән пакь; ҙиль-Гыйззәти  - Олуглык Иясе; үәль-Гаҙәмәти – Чиксез Бөеклек;  үәль-Кудрати – һәм Кодрәт; үәль – Киберийәә-и  - һәм тәккәберләнергә лаеклы; үәль-Җәбәруут – Дәһшәтле Олуглык Иясе. Сүбхәәнә – бөтен кимчелектән пакь; Мәлик – Патша; Хәййил-ләҙии – мәңге Тере Булучы;  ләә Йәмүүт – һичкайчан Үлмәүче. Сүббүүхүн – Пакьлек, Сафлык Иясе; Күтдүүсүн – Мөкатдәс Булучы; Раббүнәә  - Раббыбыз; үә Раббуль-мәләәәә-икәти – һәм фәрештәләр Раббысы; үәр-Руух – һәм Җәбраиль фәрештәнеке (г.с.). Ләә иләәһә – юк иләһ;  илләллааһу – Аллаһтан башка. Нәстәгъфируллааһ – Аллаһның гафу итүен сорыйбыз. Нәс-әлүкә – сорыйбыз Синнән; әль-җәннәтә – җәннәтне;  үә нәгүүҙү – һәм сыенабыз; Бикә – Сиңа; мин-ән-нәәр – ут газабыннан.

Мәгънәви тәрҗемәсе. Бөтен кимчелектән пакьтер барча яшерен һәм ачык нәрсәләрнең Иясе булган Зат. Барча кимчелектән пакьтер Гыйззәт һәм чиксез Олуглык, Кодрәт һәм Бөеклек, дәһшәтле Көч –Куәт Иясе булган Зат. Бөтен кимчелектән пакьтер Мәңге Тере Булучы, һичкайчан Үлмәүче Бөек Патша. Бөтен кимчелектән пакь һәм өстендер безнең Раббыбыз һәм бөтен фәрештәләрнең, Җәбраиль гәләйһиссәләмнең Раббысы булган бөек Зат. Аллаһтан башка табыныр Зат юк. Аллаһның гафу итүен сорыйбыз. Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм җәһәннәм утыннан саклавыңны үтенәбез.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: as-salam.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас