Сорау. Казага калган уразаны тотып бетермичә, быелгы уразага керергә ярыймы?
Җавап. Рамазан ае башланганчы элекке елның казага калган уразасын тотып бетерү тиешле. Әмма әгәр кеше казасын түләп өлгермәсә, башта Рамазанның фарыз уразасын тулысынча тотып бетерсен. Аннан соң калган уразаларның казасын үтәсен.
Сорау. Нәрсә ул кәффәрат уразасы?
Җавап. Әгәр бер мөселман сау-сәламәт булып иртән сәхәр ашаса, әмма көндез бернинди сәбәпсез бу уразасын бозса, шул көн өчен алтмыш көн рәттән ураза тотарга бурычлы. Әгәр инде авырып китсә, яки хәле начарланып уразасын ачса, аны соңыннан бер көнгә бер көн исәбеннән тотып куя.
Сорау. Тота алмаган фарыз ураза өчен фидияне ничек түләргә?
Җавап. Сәламәтлеге җитмәү сәбәпле ураза тота алмаган кеше Рамазан ае өчен фидия түли. Ул яисә 30 фәкыйрь яки мохтаҗ кешене иртәле-кичле ашата, яисә бер көн өчен 400 сум исәбеннән фидия түли. Бу фидия зәкят бирелергә тиешле фәкыйрьләргә, мескеннәргә түләнә һәм алар мөселман булырга тиеш.
Сорау. Сәхәргә ният догасы кайчан укыла?
Җавап. Рамазан аена тулысынча ураза тотарга ниятләгән кеше дә һәрбер кичне иртәгә тотасы уразасы өчен ният кылырга тиеш. Ният мөселманның күңелендә була. Ул аны сүзләр белән иртәнге сәхәрдән соң укыса, бу хәерле, саваплы эш була, дога булып китә. Әмма доганы кылмаса да, кичтән кылган нияте буенча аның уразасы дөрес була.
Сорау. Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?
Җавап. Һәрбер мөселман Кыямәт көнендә Исламның биш нигезе буенча фарыз итеп йөкләнгән иман китерү, намаз уку, ураза тоту, зәкәт түләү һәм хаҗ кылу гыйбадәтләренең һәрберсе өчен аерым-аерым хисап бирәчәк. Димәк, намаз өчен үзенә, ураза өчен үзенә Аллаһу Тәгалә бездән сораячак. Шунлыктан намаз укымаган кеше дә Рамазан аендагы фарыз уразасын үтәп куйсын. Әмма укылырга тиешле биш намаз өчен Кыямәттә хисап бирәчәкбез. Әгәр инде намазлар укылып, тәравих та үтәлсә, мөселман кеше бу айда бик зур әҗер-савапларга ирешәчәк, гамәл дәфтәренә хисапсыз әҗер-саваплар язылачак.
Сорау. Тәравих намазын 8 рәкәгать кенә укысаң да буламы?
Җавап. Бүген кайбер мөселманнар “Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.с. тәравих намазын сигез рәкәгать кенә укыган, без дә шулай үтәргә тиеш”, - дип белдерәләр. Бу намазны Аллаһ Илчесе с.г.с. мәчеттә укый башлаган булса да, соңыннан өендә үтәгән, чөнки Ул с.г.с. тәравихның өммәтенә фарыз яисә ваҗиб булып йөкләнүеннән курыккан. Соңрак хәлифә Гомәр радыйаллааһу гәнһү тәравихны мәчеттә 20 рәкәгать итеп укуны тергезгән. Гасырлар буена безнең өммәтебез шулай эшләде. Бу – сөннәт гамәл. Без дә шулай 20 рәкәгать итеп үтәргә тырышырга тиешбез.
Сорау. Хатын-кызлар тәравих намазына мәчеткә барса ярыймы?
Җавап. Ярый. Әмма анда барганда мөмкин кадәр ир-атлар белән катнашмаска тырышырга кирәк. Киемнәр дә тыйнак рәвештә, тиешенчә капланган булырга тиеш. Әгәр инде кемдер мәчеткә бара алмый икән, Пәйгамбәребез с.г.с. хәдисе буенча хатын-кызның өйдәге намазы, аеруча үз бүлмәсендә укыган намазы мәчеттә укыган намазга тиң була ала. Мөмкин кадәр гөнаһлардан сакланырга, ихласлык белән гыйбадәт кылырга кирәк.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото: dumrt.ru