"Акчарлак" гәзитенең архив саннарында басылган Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез:
– Җен кергән кешедә нинди билгеләр булырга яки аны ничек сизәргә мөмкин?
– Җен билгеле бер максат белән, әйтик, кешене үтерергә дип керергә мөмкин. Адәм баласының нинди әгъзалары зәгыйфь була, ул шуларга тәэсир итә башлый. Кеше ябыга, хәлсезләнә, башы яки бүтән әгъзасы авырта, ашаган ризыгыннан бәрәкәт алмый, азыкның энергиясен җен суыра, ә медицина анализлары организмында бернинди җитешсезлек күрсәтми. Ул тынгысызлана, үзен кулда тота алмый. Анда невроз кебек авырулар башланырга мөмкин. Кемдер хәтта шизофрения хәленә җитә. Җенләнүнең күп төрле дәрәҗәләре бар. Кеше гайре табигый халәткә җиткәч, хастаханә юлын таптап арыгач, “миндә берәр нәрсә юкмы икән” дип дин әһелләренә бара. Алар инде Коръән һәм догалар укып, өшкерергә керешә. Башка төрле ысуллар куллану шәригать кануннарына туры килми. Коръәнне дөрес итеп укыганда, кешедә җенләнүнең билгеләре дә күренә. Аяк-кулы, бармаклары калтырый, аның бүлмәдән чыгып качасы килә, кычкыра. Кайберәүләр хәтта Коръән укучыга барып ябыша. Коръән укый башлагач исә, аның хәле авырая, чөнки без аны күрдек, сиздек булып чыга. Коръән уку җенгә кылыч белән суккан, утта яндырган кебек тәэсир итә. Чыдый алмагач, ул да һөҗүмгә күчә. Ягъни кешенең калтыравы, кычкыруы – җен эше. Өшкереп дәвалануны ничек тә ахырга кадәр җиткерергә кирәк. Әлбәттә, берничә мәртәбә Коръән укыгач, җен хәлсезләнә һәм косык булып тышка чыга.
– Җен чыкканда авыздан чыга. Ә кергәндә организмга нинди юллар белән эләгә?
– Керү юллары төрле: кием, аяк киеме, ягъни тәнгә тиеп торган әйбер, бүләк, ризык һ.б. аша эләгә. Хәтта мәет юган суны да урлап, башкаларга эчерүчеләр бар. Кайбер имансыз бәндәләр үз файдаларына кулланмасын, кешеләргә сихергә юл ачмас өчен бөтен серне дә ачып бетерәсем килми. Ләкин әлеге язманы укучыларга үзләренә дә сак булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Бу дөньяда һәр сихерче кяфер булып хөкем ителде”, – ди. Алар Аллаһы Тәгаләгә ышанмый. Шуңа күрә бу дөньяда Раббыбызның рәхмәтенә ирешә алмыйлар, ахирәттә дә җәннәтне татымаячаклар. Бу сүзләр сихерчеләргә мөрәҗәгать иткән кешеләргә дә кагыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр берәрегез сихерчегә барып, берәр йомыш белән мөрәҗәгать итсәгез, Расүлебезгә иңгән бөтен дингә көферлек китергән була. Шушы мизгелдән Аллаһка ышанмаучы кешегә әйләндегез”, – ди. Сихерчегә баручы да, сораучы да, заказ бирүче дә, акча түләүче дә, бозымны эшләүче дә – барысы да бер хөкемдә.
– Җен кемгә җиңел керә?
– Иманы зәгыйфь, гөнаһта йөргән кешегә. Җенләнүгә 80 процент очракта кешеләр үзләре гаепле. Чөнки Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирә. Хәер, адәм балаларының гаебе булмаса, ул болай эшләмәс иде. Шуңа да ваемсызланып, гафләттә йөрергә ярамый. Һәрвакыт догалы, тәһарәтле булырга, намаз укырга, ураза тотарга кирәк. Шул чагында Аллаһы Тәгалә безгә җенләнү кебек газап та җибәрмәс. Көнче, тәкәббер булырга да, Аллаһы Тәгаләдән ерагаерга да ярамый.