Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин начар төш күреп интегүчеләргә социаль челтәрләрдә киңәшләрен язып чыккан.
“Беренче чиратта, начар дигән һәр төш начар булмый. Мәсәлән, сез төштә үлгәнегезне күрсәгез, чыннан да үләчәксез дигән сүз түгел. Аллаһ боерса, сез озын гомерле булырсыз. Шуны истә тотарга кирәк, төш күреп кенә берни булмый, барысына да Аллаһ кодрәте кирәк. Әгәр бөтен дөнья җыелып, кемнеңдер сезгә зыян саласы килсә, ә Аллаһ моңа каршы булса, берни дә эшли алмаслар”, — ди ул.
Хәзрәт сүзләренчә, начар төш күргәч, уянгач, юынып, беркемгә берни сөйләмичә, Аллаһы Тәгаләдән бу төшне яхшы итәргә сорарга кирәк.
Мәрхүм әти-әнине, әби-бабайны төштә күргән очракта, алар өчен дога кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк, ди ул.
“Йоклар алдыннан ял итегез, телефонда утырмагыз, телевизор карамагыз, тәһарәт алыгыз, намаз укыгыз, яхшы уйлар белән йокларга ятыгыз”, — дип киңәш итә Рөстәм хәзрәт.