Бүген җәмгыятебездә тәкәбберлек ягъни үзеңне башкалардан өстен кую сыйфаты киң таралган. Кемдер – үзенең байлыгы, кемдер дәрәҗәсе яки дан-шөһрәте белән үзен башкалардан өстенрәк дип санарга өйрәнә. Әмма, дини яктан наданлык аркасында, күпләр бу сыйфатның Аллаһу Тәгалә яратмаган бик зур гөнаһлы эш икәнен аңламый. Һәм әгәр кеше бу гөнаһына тәүбәләр кылып, дөрес юлга басмаса, ике дөньяда бәхетсез булган бәндәгә әвереләчәк.
Иблис мәлгунь тәкәбберлеге аркасында Аллаһу Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм булган сыман, кешеләр дә тәкәбберлеге аркасында бәла-казаларга дучар булуы мөмкин.
Гап-гади мисал: шәһәрдәге машиналар. Алар күп, юл берәү генә, берсенең дә башка кешегә юл бирәсе килми. Ник? “Мин бит яхшырак! Минем машина “текәрәк”, – дип фикер йөртә адәм баласы. Нәтиҗәдә – юл һәлакәте. Тик монда да гаепле кеше хатасын танырга ашыкмый, чөнки тәкәбберлек үзенекен итә.
Мондый күренешләр тормышыбызда тулып ята. Ничек бу зур гөнаһтан арынырга һәм Аллаһу Тәгаләнең ачуына илткән сыйфаттан котылырга? Бүгенге сәхифәдә сүз шул хакта бара.
ТӘКӘББЕРЛЕК – адәм баласын хурлыкка калдыручы иң яман гадәтләрнең берсе. Ислам динендәге кешеләргә хас булмаган тәкәбберлек күренешенең асылын Алмаз хәзрәт Сафин ачыклый.
Тәкәбберлекнең җитәкчеләргә хас сыйфат икәнлегенә дә гаҗәпләнмибез. Җитәкче кеше матди яктан бай булгач, кешеләр белән идарә иткәч, үзен башкалардан өстен дип саный башлый һәм аңа да тәкәбберлек сыйфаты ябыша. Түрә булуның Аллаһу Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау булуын оныта.
Тәкәбберлек сыйфатыннан котылу өчен, Аллаһка дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләм Аллаһка шулай дип дога кыла иде:
РАББИ ӘГҮҮЗҮ БИКӘ МИНӘЛ- КӘСӘЛИ ҮӘ СҮҮ’ИЛ-КИБӘРИ. РАББИ ӘГҮҮЗҮ БИКӘ МИН ГАЗӘӘБИН ФИН-НӘӘРИ ҮӘ ГАЗӘӘБИН ФИЛ-КАБЕРИ.
Мәгънәсе:
Раббым Аллаһ! Мин Сиңа ялкаулыктан, тәкәбберлек сыйфатыннан, җәһәннәм утыннан һәм кабер газабыннан саклауны сорап сыенам.
– Килешүгә бармаган кешеләр тәкәбберлеккә мисал була аламы?
– Әгәр дә ике кешенең арасы низаг аркасында бозылса һәм соңыннан аларның берсе гаебен танып дуслашырга теләсә, һәм гафу сораса, икенче кеше аны гафу итәргә тиеш. Әгәр дә ул гафу итүдән баш тартса, тәкәббер кеше була.
– Тәкәббер кешеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди язмыш көтә?
– Тәкәббер кеше әлеге гөнаһның җәзасын бу дөньяда да һәм ахирәттә дә күрәчәк. Андый кешене Аллаһу Тәгалә җәза рәвешендә түбәнсетә яки бер сынау белән урынына утырта. Шулай ук каты газап белән һәлак итүе дә мөмкин. Мәсәлән, безнең эрага хәтле яшәгән Гад халкын Аллаһу Тәгалә каты давыл белән һәлак итте. Чөнки алар тәкәббер халык булды. Аллаһу Тәгалә Коръәндә шулай ди: “Әмма Гад халкы җир өстендә хаксызга тәкәбберләнделәр. Алар әйтте: “Безгә караганда да куәтлерәк тагын берәр зат бармы?!” Әллә алар үзләрен юктан бар кылган Аллаһу Тәгаләнең күпкә куәтлерәк булуын күрмәделәрме? Алар безнең могҗизаларыбызны инкарь иттеләр. Бу дөньяның түбәнсетүче газабын татыттыру өчен, Без аларның өстенә шомлы көннәрдә салкын җил җибәрдек. Әмма ахирәттәге газап аларны тагын да ныграк түбәнсетәчәк һәм беркем дә аларга ярдәм итмәячәк”.
Тәкәббер кеше шушы начар сыйфаты өчен кыямәт көнендә дә җәзасын алачак. Әгәр дә ул тәкәббер мөселман булса, шушы гөнаһы өчен башта җәһәннәм утында яна, ә аннан соң җәннәткә кертелә. Әгәр дә инде кеше имансыз тәкәббер булса, мәңге җәһәннәмдә калачак. Тәкәбберлек турында Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләм шулай дип әйткән: “Күңелендә тузан бөртеге авырлыгы хәтле тәкәбберлек булган кеше җәннәткә керми”. Шул вакытта бер кеше сорый: “Әгәр дә берәү матур өс киеме һәм аяк киеме кияргә яратса, ул тәкәбберлек булып саналамы?” Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.с. шулай дип җавап бирә: “Дөреслектә, Аллаһу Тәгалә Чиксез Матурлык Иясе һәм Ул матурлыкны ярата. Тәкәбберлек ул – хакны кабул итмәү һәм кешеләрне кимсетү”. (Мөслим)
Йомгаклап шуны гына әйтәсе кала: тәкәббер булу-булмау бары тик үзебездән тора. Барлык гамәлләребез Аллаһу Тәгалә кушканча дөрес һәм изге булса иде.
Чыганак: Интернеттан алынды.
Фото:dzen.ru