Динебез – Ислам
16 декабрь 2024, 14:12

«Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа»

Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов мәетне соңгы юлга озатканда тыелган гамәлләрнең берсе турында «Интертат»ка сөйләгән.

«Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа»«Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа»
«Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа»

Кайбер артистларны күмгәндә кул чабалар. Бу – рөхсәт ителәме?

-Кул чабу ул – рөхсәт ителмәгән гамәл. Кул чабып озатып калсалар да, Аллаһы Тәгалә каршында кул чабып каршы алмаячаклар. Шуңа күрә кул чабу урынына, мәрхүм өчен изге догада булу дөресрәк. Бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһү галәйһиссәләм: «Соңгы юлга кешене 3 әйбер озатыр: туганнары, байлыгы һәм кылган гамәлләре. Алдагы икесе кайтып китәр, ягъни туганнары һәм байлыгы, ә мәрхүм белән фәкать кылган гамәлләре генә калачак», – ди. Без моңа инанабыз, һәм, кемне генә озатсак та, дога да булуыбыз хәерлерәк. Кул чабудан мәрхүмгә файда юк. Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа, ә шайтаннарны арттырудан бернинди файда да юк, - дигән ул. 

Читайте нас